Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Саткан бер языклы, җитештергән мең языклы...

Татарстанда ялган аракы белән көрәш быелның март аенда ук башланса да, республикада һаман сабак алырга җыенмыйлар әле. Ә бу атнада мөселманнар изге рамазан аена аяк басты. Димәк, ялган алкогольдән генә түгел, гомумән, спиртлы эчемлекләрдән дә тыелып торырга кирәк, дигән сүз. Тик, ни кызганыч, республикада ялган аракы сату очраклары әледән-әле ачыкланып...

Татарстанда ялган аракы белән көрәш быелның март аенда ук башланса да, республикада һаман сабак алырга җыенмыйлар әле. Ә бу атнада мөселманнар изге рамазан аена аяк басты. Димәк, ялган алкогольдән генә түгел, гомумән, спиртлы эчемлекләрдән дә тыелып торырга кирәк, дигән сүз.

Тик, ни кызганыч, республикада ялган аракы сату очраклары әледән-әле ачыкланып тора. Әле узган атнада гына Лениногорск шәһәрендә шундый очрак теркәлде.

Нефть каласы күршесендә полиция хезмәткәрләре һәм Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре, законсыз рәвештә алкоголь сатучыларны ачыклау буенча рейд уздырганда, шундый очракка тап була. Нәтиҗәдә, лицензиясе булмаган 25 исемдәге 28 шешә алкоголь сатудан алына.

Миләүшә Михеева, Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы:

- Сәүдә ноктасында документлары булмаган алкоголь продукциясе конфискацияләнде. Хәзерге вакытта административ тикшерү бара.

Хәер, мондый фактлар Лениногорскида гына түгел, республикабызның башка районнарында да әледән-әле булып тора. Майның соңгы атнасында гына да Аксубай, Сарман, Мөслим, Түбән Кама, Зәй районнарында шундый очраклар күзәтелгән. Аларга лицензиясе булмаган алкоголь продукциясе, көмешкә, стационар булмаган сәүдә объектларында исерткеч эчемлекләр белән сәүдә итү керә. Рейд вакытында барлыгы 193,2 литр алкоголь законсыз әйләнештән алынган.

Ялган хәмерне чит илләрдән дә ташыйлар. Казахстан - шуларның берсе. Бу ил белән чиктәш өлкәләрдә "Казахстан" аракысы популяр. Бу аңлашыла да, чөнки әлеге илдә бәяләр Россиядәгедән күпкә арзанрак. Намуссыз "эшмәкәрләр" моннан бик оста файдалана. Россиянең акциз маркалары булмаган алкогольне алып кайтканда, әлеге товарны ташучылар "аракыны үзебез өчен алдык", ди. Тик бу еш кына алай булып чыкмый. Полиция хезмәткәрләре әлеге продукцияне законсыз әйләнештән ала. Мисал өчен, май ахырында Татарстан буенча Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органына Ульяновск гражданинына карата административ материал килеп төшә. Аның машинасында Казахстанда җитештерелгән 18 шешә аракы табып алалар. Хәзерге вакытта хокук бозучыга карата административ эш ачылган.

Лилия Степанова, Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты:

- 2016 ел башыннан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы вәкилләре тарафыннан 833 литрдан артык законсыз алкоголь продукциясе әйләнештән алынды. Аларның күбесе - Казахстанда җитештерелгән спиртлы сыекчалар, көмешкә һәм суррогат алкоголь.

Үзләренең шәхси автомобильләрендә ялган аракы саклау очраклары да бар. Мисал өчен, 2 июнь көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре Казан-Оренбург трассасында бер автомобильне туктата. Машина салонында тиешле документлары булмаган биш литрлы 90 шешә табып алалар. Хокук бозучы бу эчемлекләрне Казанда таныш булмаган кешедән алдым, дип аңлата. Аракы сатучы исә бу эчемлекләрне үз машинасыннан гына бик арзан бәягә җибәргән. Тик сатып алучыга гына бу продукциянең язмышын хәл итү насыйп булмаган, чөнки полиция хезмәткәрләре аны әйләнештән алган. Хәзерге вакытта бу эш буенча тикшерү бара.

Әлбәттә, ялган аракы сатып акча эшләргә теләгән "эшмәкәрләр" үз җәзасын алмый калмас. Тик шул "яшел елан" аркасында зыян күргән кешеләрнең хәле моңа карап җиңеләер микән?..


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев