Райондашыбыз “Нечкәбил” конкурсында катнашачак
Быел "Нечкәбил" ана матурлыгы республика конкурсы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уникенче тапкыр үткәреләчәк. Әлеге киң масштаблы, халыкчан бәйгенең төп максатларыннан берсе - гаилә кыйммәтләрен аерым гаиләләр үрнәгендә пропагандалау. Конкурсның ярымфиналы - 10 сентябрьдә, финалы 26 ноябрьдә оештырылачак. 27-28 июньдә исә Казанда узачак сайлап алу турында безнең районнан Дания...
Быел "Нечкәбил" ана матурлыгы республика конкурсы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уникенче тапкыр үткәреләчәк. Әлеге киң масштаблы, халыкчан бәйгенең төп максатларыннан берсе - гаилә кыйммәтләрен аерым гаиләләр үрнәгендә пропагандалау. Конкурсның ярымфиналы - 10 сентябрьдә, финалы 26 ноябрьдә оештырылачак. 27-28 июньдә исә Казанда узачак сайлап алу турында безнең районнан Дания Александрова катнашачак. Ул Югары Шәмәрдән авылында туган, тегүче һөнәренә ия, уңган хуҗабикә. Тормыш иптәше Геннадий Осипович шофер булып эшли.
Александровлар гаиләсе өч бала үстергән, 2010 елда өч баланы тәрбиягә алганнар. Дания Исмәгыйль кызы барлык вакытын әлеге балаларга багышлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев