Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Кукмараны сөтчелектә куып тота алырлармы?

Кукмара районы хезмәтчәннәре узган атнада савылган сөт күләме буенча рекорд куйды. Республикабыз тарихында беренчеләрдән булып, алар тәүлегенә 200 тонна сөт савып алуга иреште. Бу уңайдан кукмаралыларны котлап, сөт терлекчелеге өлкәсендәге югары казанышлары өчен рәхмәтен белдереп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыгы Сергей Димитриевка телеграмма юллады. "Хөрмәтле Сергей Димитриевич! Хөрмәтле Кукмара...

Кукмара районы хезмәтчәннәре узган атнада савылган сөт күләме буенча рекорд куйды. Республикабыз тарихында беренчеләрдән булып, алар тәүлегенә 200 тонна сөт савып алуга иреште. Бу уңайдан кукмаралыларны котлап, сөт терлекчелеге өлкәсендәге югары казанышлары өчен рәхмәтен белдереп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыгы Сергей Димитриевка телеграмма юллады.

"Хөрмәтле Сергей Димитриевич! Хөрмәтле Кукмара халкы! Кукмара муниципаль районы хезмәтчәннәре республикада беренчеләрдән булып сөт җитештерүдә югары нәтиҗәләргә иреште. Татарстан районнары арасында тарихта беренче мәртәбә Кукмара халкы көндәлек тырыш хезмәте белән тәүлеклек савым күләмен 200 тоннага җиткерде. Бу вакыйга Татарстан сөт терлекчелеге тарихында яңа сәхифә ача һәм республика авыллары халкына үрнәк булып тора", - диелә телеграммада.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та Кукмара районының шундый югары нәтиҗәгә ирешүен республикабыз өчен зур казаныш, дип белдерде.

- Кукмаралылар республика тарихында беренче тапкыр шундый югары планканы алды. Биредә сүз авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан җитештерелгән сөт турында гына бара бит, шәхси хуҗалыкларны да исәпкә алсаң, савым күләме районда тагын да югарырак, - диде министр.

Якын арада Кукмара районының уңышын Балтач та кабатлар, дип ышаналар. Әтнә дә яхшы гына савым күрсәткечләре белән мактана ала. Арча һәм Мамадыш районнары да югары потенциалга ия, дип белдерде Марат Әхмәтов.

Якындагы 5 елда республикабызда сөт җитештерү күләмен елына 2 миллион тоннага җиткерергә ниятлиләр. Хәзерге вакытта исә республика күләмендә тәүлегенә 3600 тоннадан артык сөт савыла, узган ел белән чагыштырганда, бу 107 тоннага артыграк.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, киләчәккә дәвамлы планнар кору, сөтчелек тармагында югары нәтиҗәләргә ирешү турында хыяллану урынсыз. Республикабыз бер тапкыр "янды" бит инде. Әлеге тармакка 60 миллиард сум юнәлткәннән соң Россиядә сөт сатып алу бәяләрен арттырмау турында карар кабул ителде. Хәзер дә Татарстан кредитлардан котыла алмый.

Хәзерге вакытта Татарстанда 1000гә якын авыл хуҗалыгы оешмасы һәм крестьян-фермер хуҗалыгы сөт җитештерү белән шөгыльләнә. Аларда барлыгы 248 мең баш сыер исәпләнә. Савым күләме буенча, әйткәнебезчә, Кукмара районы әйдәп бара. Икенче урында - Балтач, өченчедә - Арча. Ә менә Кама Тамагы, Спас, Югары Ослан, Әлмәт, Мөслим, Чирмешән алардан шактый калыша.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

http://intertat.ru

Солтан ИСХАКОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев