9 март 2016 яңалыклары
-
Март аена йолдызлар фаразы
2016 елның март ае - пассив февральнең капма-каршысы булачак! Март күңелле, матур вакыйгаларга бай булырга вәгъдә итә. Гомумән, бу ай уңышлы үзгәрешләр, бәхетле мизгелләр белән истә калачак. Кучкар. Март башында сезне өйдәге "һава торышы" сөендерер. Эштән кайтуыгызны өегездә түземсезлек белән көтеп торачаклар. Әгәр ялгыз булсагыз, әти-әниегез яки туганнарыгызның хәлен белү...
-
Төнге һәлакәт 20 яшьлек егетнең гомерен өзгән (+фото)
Бүген төнлә Казанның Оренбург трактында коточкыч юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Rover автомобиле белән идарә итүче 20 яшьлек егет идарәне югалта һәм югары тизлектә машинасы белән багана килеп бәрелә. Бәрелеш шул дәрәҗәдә көчле булган, машина ике өлешкә бүленер хәлгә җиткән. Һәлакәт урынына тиз арада Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ЮХИДИ хезмәткәрләре, ашыгыч...
-
Китапханә яңалыклары
Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова, төрле катлам китап укучылар өчен, "Аулак өй" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Кичә җырлар, биюләр, кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Үткәрелү максаты: татар халкының гореф-гадәтләрен яңарту, балаларга татар халык традицияләрен күрсәтү. Кәркәүч авылы китапханәчесе Энҗе Хәбибрахманова, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен, "Әнием күз нурым" дип исемләнгән...
-
Кызыл Тау авылында үткән "Масленица" бәйрәменнән фоторепортаж
-
Кукмаралылар “Уйнагыз, гармуннар” фестивалендә катнашты
Сосновка шәһәрендә 3нче регионара "Уйнагыз, гармуннар" фестивале булып үтте. Район мәдәният йортыннан "Баламишкин" гармунчылар ансамбле һәм мәдәният йорты директоры, җырчы Халидә Николаева катнашып, Диплом һәм истәлекле бүләккә ия булдылар.
-
Өлгермәдең...
Җәйге көннәрнең берсендә мәчеткә Җомга намазына барганда, бер танышымны очраттым. Бәйрәмчә ак күлмәк белән ак чалбар кигән егетнең йөзеннән шатлык нурлары бөркелеп торгач, мин дә яхшы кәефемне бүлешергә теләгәндәй, аңа елмаеп дәштем: - Җомгалар мөбарәк булсын! Менә, Җомга намазына барышым. Әллә син дә шундамы? - Юк, үз эшләрем буенча йөрүем,...
-
WhatsApp хезмәте Илдар Хәкимовның номерын тыйган (ФОТО)
Танылган җырчы Илдар Хәкимовның быелгы 8 марты мәшәкатьле уза. Хатыны Гүзәлгә, кызларына, якыннарына бүләкләр тапшырудан тыш техник проблемалар чишеп йөргән ул. 8 март уңаеннан Илдар WhatsApp-та аерым төркем ача. Анда үзенең таныш-белеш кызларын өсти. Барлыгы 90 кеше! "Кызлар котлау открыткасын күргәч, кайсысы төркемнән чыгып китте, кайсысы рәхмәт әйтте", - диде...
-
Әниебез мәктәбе
Мин гаиләдә җиденче - төпчек бала. Мине тудырганда әниемә - 40, әтиемә 42 яшь булган. Әти колхозга үзе биргән тимерчелек алачыгында тимерче булып эшләгән, әни төрле эшләрдә йөргән. Әти авыл халкының ватылган тегү машиналарын, стена сәгатьләрен төзәтеп, тишек табак-савытларын, чиләкләрен, кургаш эретеп, ямап-ялгап биргән. Бу эшләрне ул бушка эшләгән. Һәвәскәр...
-
Район башлыгы юбилярларны котлады
Март аенда Вахит авылыннан Фагыйлә Гомәрова, Минсылу Минуллина, Иске Йорттан Гөлбану Галимова, Кукмарадан Хиндия Галиева, Сания Шакирова, Зур Сәрдектән Әхәт Вәлиевларга 90 яшь тула. Район башлыгы Сергей Димитриев ветераннарны олуг юбилейлары белән ихластан котлый, аларга күңел тынчлыгы, сәламәтлек, балаларының, оныкларының, якыннарының хөрмәтләрен тоеп яшәүләрен тели.