Өлгермәдең...
Җәйге көннәрнең берсендә мәчеткә Җомга намазына барганда, бер танышымны очраттым. Бәйрәмчә ак күлмәк белән ак чалбар кигән егетнең йөзеннән шатлык нурлары бөркелеп торгач, мин дә яхшы кәефемне бүлешергә теләгәндәй, аңа елмаеп дәштем: - Җомгалар мөбарәк булсын! Менә, Җомга намазына барышым. Әллә син дә шундамы? - Юк, үз эшләрем буенча йөрүем,...
Җәйге көннәрнең берсендә мәчеткә Җомга намазына барганда, бер танышымны очраттым. Бәйрәмчә ак күлмәк белән ак чалбар кигән егетнең йөзеннән шатлык нурлары бөркелеп торгач, мин дә яхшы кәефемне бүлешергә теләгәндәй, аңа елмаеп дәштем:
- Җомгалар мөбарәк булсын! Менә, Җомга намазына барышым. Әллә син дә шундамы?
- Юк, үз эшләрем буенча йөрүем, - дип, башын селкеп алды танышым.
- Әйдә алайса минем белән, бергәләп Җомга намазын укырбыз! - дидем мин аңа.
- Син беләсең бит инде: мин мәчеткә йөрмим, - дип вәкарь белән генә җавап бирде егет.
- Беләм, ләкин сәбәбен һич тә аңлый алмыйм.
- Ә-әй, мәшәкать тә күп, аннары чалбар балаклары да бөгәрләнер, дип борчылам. Юк, бармыйм... - диде ул.
Мондый җавапны ишеткәч, ирексездән көлеп җибәрдем:
- Шаяртырга оста да инде үзең: чалбар бөгәрләнә дип, мәчеткә бармыйлармы инде, йә?
- Ә мин шаяртмыйм. Минем пөхтә һәм матур киенергә тырышканымны һәм дә ак төсне яратканымны беләсең ич инде!
Танышымның җентекләп үтүкләнгән киеме, җәйге кызу кояш нурларында балкып, чыннан да, күз явын алырлык аклыгы белән игътибарны җәлеп итә иде.
- Шулай икән... - дип борын астыннан мыгырданып алдым мин аптырап, һәм ниндидер мөһим нәрсәне искә төшергәндәй, кызыксынып сорадым:
- Шулай да, гомереңдә бер генә тапкыр булса да мәчеттә булганың бармы соң?
- Кечкенә чакта бабай белән бер барган идем, ләкин кайчандыр тагын шунда барырмын дип уйламыйм, - дип җавап бирде миңа егет.
Бу вакытта азан яңгырады һәм мин ашыгып мәчеткә кереп киттем.
Бер-ике ай вакыт узганнан соң, гозерем төшеп, шул танышымның өенә шалтыратырга туры килде. Аны сорагач, басынкы, ишетелер-ишетелмәс хатын-кыз тавышы мондый җавап бирде:
- Мәчеткә барыгыз. Ул хәзер шунда.
Дөресен әйткәндә, мин гаҗәпләндем. "Мин беркайчан да мәчеткә бармаячакмын", - дип әйткән иде түгелме соң ул? Шулай да, өйдәгеләре мондый җавап биргәч, мәчеткә барырга булдым.
Танышым, чыннан да, шунда иде. Дөресрәге - мәчетнең ишегалдында, намазга җыелган кешеләр алдында иде ул. Халык имамны көтеп торуын белгәч, мин, форсаттан файдаланып, алга таба юнәлдем һәм танышым янына килеп, аңа пышылдап әйттем:
- Син бит: "Мәчеткә беркайчан да бармаячакмын", - дип әйткән идең миңа. Ә үзең...
Ләкин егет җавап бирмәде. Ул ап-ак кәфенлеккә төренгән килеш мәетләр яткырыла торган калай колашада хәрәкәтсез ята иде. Җәйге кызу кояш нурларында балкып, танышымның шушы кәфенлеге күз явын алырлык аклыгы белән игътибарымны җәлеп итте.
- ... Үзең яраткан ак төсле тукымага төренеп килгәнсен... ә мөбарәк Җомга көн иртәгә, - дип пышылдавымны дәвам иттем мин. - Йомышым төшкән иде сиңа. Шуны сөйләшкәннән соң тагын Җомга намазына чакырам дигән идем сине. Бераз гына өлгермәдем шул... Бераз гына... Өлгермәдем... Өлгермәдең...
Ришат КУРАМШИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев