Әниебез мәктәбе
Мин гаиләдә җиденче - төпчек бала. Мине тудырганда әниемә - 40, әтиемә 42 яшь булган. Әти колхозга үзе биргән тимерчелек алачыгында тимерче булып эшләгән, әни төрле эшләрдә йөргән. Әти авыл халкының ватылган тегү машиналарын, стена сәгатьләрен төзәтеп, тишек табак-савытларын, чиләкләрен, кургаш эретеп, ямап-ялгап биргән. Бу эшләрне ул бушка эшләгән. Һәвәскәр...
Мин гаиләдә җиденче - төпчек бала. Мине тудырганда әниемә - 40, әтиемә 42 яшь булган. Әти колхозга үзе биргән тимерчелек алачыгында тимерче булып эшләгән, әни төрле эшләрдә йөргән. Әти авыл халкының ватылган тегү машиналарын, стена сәгатьләрен төзәтеп, тишек табак-савытларын, чиләкләрен, кургаш эретеп, ямап-ялгап биргән. Бу эшләрне ул бушка эшләгән. Һәвәскәр бакчачы да иде әле ул. Әнибез Бибихәсифә җиде бала тәрбияләүгә карамастан, буш вакыт табып тегә, матур итеп чигә белде, яшь кызларга бирнә әзерләп бирә иде. Безгә дә барлык киемнәрне үзе тегеп киертте. Аннан беркайчан да зарлану сүзе ишетмәдек. Безнең каралты һәрвакыт төзек, йорт-җир чиста булды. Менә шундый гаиләдә үстем мин. Әти-әниебез һәрьяктан үрнәк иде безгә. Алардан күреп, без дә хәлебездән килгәнчә эшләдек.
Гаиләдә төп тәрбияче әниебез булды. Ул безгә беркайчан да каты бәрелмәде, начар сүз әйтмәде, кул күтәргәне булмады. Ләкин без берсүзсез аңа буйсына, ул кушканча эшли идек. Мәктәптә ничек укуыбызны да һәрвакыт әни күзәтеп барды, җыелышларга да үзе йөрде. Безнең уңышларны ишетеп, сөенеп кайта иде. Без эшләп кенә түгел, уйнарга да вакыт таба идек. Мәктәптән кайтып, үзебезгә тиешле эшләрне башкаргач, урамга уйнарга чыгып китәбез. Чана-чаңгы шуабыз. Тегермән суы боз булып каткач, малайлар-кызлар барыбыз бергә "Кәшәкәле" уйныйбыз (хәзерге хоккей уены була инде). Егылып, тез башлары шешеп, күгәреп бетә. Бишмәт итәкләре, итек төпләре бозланып ката. Көн саен кичләрен өйгә шулай кайтып керәбез. Безнең мондый кыяфәттә кайтканны күреп, әни бервакытта ачуланмый, юеш киемнәрне мичкә киптерергә куя, иртәнгә инде алар кипкән, кияргә әзер була иде. Шулай чыныгып үстек.
Әниебез укымышлы иде. Гарәпчә укыды, язды, "Яңалиф"не дә белде. Сөйләмендә халык мәкальләрен күп куллана иде. "Дөнья малы - дуңгыз каны" - булганына канәгать булыгыз дип, артыгын кыланмаска кушты. Ул күп сөйләмәс, кеше турында начар сүзләр әйтмәс. Кешедән ишеткән сүзләргә исе китмичә генә: "Әйтмәсә тагын", - дия дә, оныта. Безгә дә: "Кешедән ишеткән гайбәт сүзләрне эзләп йөрмәгез. Эзләсәң, зурая гына ул. Эзләмәсәң, тиз онытыла, югала", - дип киңәш итте.
Әтиебез дә бик тәртипле кеше иде. Аның белән бәйле бер вакыйга гомерлеккә күңелемдә уелып калган. Тимерчелектә эшләгән вакытта һәрвакыт каралып, куллары нык пычранып кайта иде. Өйдә юынырга сабын юк. Көн саен зарланганын ишетеп торам. Күршебездә гаиләсе белән мәктәп директоры яши иде. Аларның юынгычлары янында һәрвакыт сабын тора. Беркөнне минем яшьтәге кызлары Венерага ияреп кергәч, бер кечкенә сабын кисәген кесәгә салып чыктым. Әнигә биргәч, ул: "Каян алдың моны? Хәзер үк кире урынына кертеп куй", - диде. Һәм мин шулай эшләдем дә. Бу миңа гомерлек сабак булды. Бүтән кеше әйберсенә кагылмадым.
Әниебез безгә - кыз балаларына, әхлак тәрбиясен бирергә онытмаган. Җаен табып, нәрсә яхшы, нәрсә начар икәнен аңлаткан. Кичләрен клубтан яки җәйге уеннан кайтып кергәндә чолан ишеге һәрвакыт эчтән бикле булып, ишекне әни ача. Керүгә сәгатькә карый. Сәгать теле 11дән узган булса, ризасызлыгын белдереп, шелтәләп тә ала. Безнең әнигә беркайчан да каршы сүз әйткән булмады. Вакытында кайтырга тырыша идек. Әдәп-әхлак кагыйдәләрен саклап яшәдек, әти-әниебезнең йөзенә кызыллык китермәдек.
Тормыш бирүчеләребез күптән вафат инде. Ләкин яшәгән саен аларны күбрәк искә алам. Газизләремнең шундый булуларына сокланам. Әниебез үзе бер тормыш мәктәбе булган бит. Кадерлеләремнең урыннары җәннәттә булсын иде.
Саимә ХӘЕВА, Кәркәүч
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев