WhatsApp хезмәте Илдар Хәкимовның номерын тыйган (ФОТО)
Танылган җырчы Илдар Хәкимовның быелгы 8 марты мәшәкатьле уза. Хатыны Гүзәлгә, кызларына, якыннарына бүләкләр тапшырудан тыш техник проблемалар чишеп йөргән ул. 8 март уңаеннан Илдар WhatsApp-та аерым төркем ача. Анда үзенең таныш-белеш кызларын өсти. Барлыгы 90 кеше! "Кызлар котлау открыткасын күргәч, кайсысы төркемнән чыгып китте, кайсысы рәхмәт әйтте", - диде...
Танылган җырчы Илдар Хәкимовның быелгы 8 марты мәшәкатьле уза. Хатыны Гүзәлгә, кызларына, якыннарына бүләкләр тапшырудан тыш техник проблемалар чишеп йөргән ул.
8 март уңаеннан Илдар WhatsApp-та аерым төркем ача. Анда үзенең таныш-белеш кызларын өсти. Барлыгы 90 кеше!
"Кызлар котлау открыткасын күргәч, кайсысы төркемнән чыгып китте, кайсысы рәхмәт әйтте", - диде җырчы "Матбугат.ру" хәбәрчесенә.
Тик WhatsApp кына ошатмый бу хәлне. Тиздән Илдарның телефонында мондый язу пәйда була:
Хәкимов техподдержкага яза. Әмма алар, әлбәттә, мәсьәләне минутында ук хәл итми.
8 март дигән көн тәмам булды дигәндә генә Илдарның WhatsApp кушымтасы эшли башлый. Электронкага исә гафу сүзләре килеп төшә.
Шулай итеп җырчы иң кирәкле көнне - Халыкара хатын-кызлар көнендә "Ватсап"сыз калган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев