8 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Пенсионерларга капиталь ремонт өчен түләгән акчалары кайтарыла
Татарстанга 70 яшьтән өстән булган эшләмәүче пенсионерларга күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт өчен күчергән взносларына компенсация өчен 29 миллион 19 мең сум акча бүлеп бирелгән. РФ Премьер-министрының бу хактагы боерыгы чыккан. Субсидия берүзләре яки эшләмәүче пенсионерлар белән бергә яшәүче торак милекчесенә бүленә. 70 яшь тулган кешеләргә ул 50, ә 80...
-
"Ул миңа әни түгел!"
"Эчә башлаганнан бирле - инде ун елдан артык, ул миңа әни түгел", - диде үлгән анасының йөзен соңгы тапкыр караудан баш тартып, туганнан-туган апамның улы, ишетелер ишетелмәс кенә. Котым очты: моны җыелган халыкның барысы да ишетте сыман тоелды. "Ә син, балакай, аны туктатыр, айнытыр өчен ни эшләдең?" - дип кычкырасым...
-
Җырчы Вероника Кузнецова ширбәт аен кайда һәм ничек үткәрә? (ФОТО)
Вероника Кузнецова сөйгәне Марсель белән гөрләтеп туй итте дә, ширбәт аен үткәрергә Грециянең Родос утравына китеп барды. Интернет челтәрен фото һәм видеолар белән шаулаткан купшы туйлары, төгәлрәге аның тематикасы, бизәлеше турында җырчы безгә дә сөйләде. - Башкаланың затлы ресторанында узган туебызга иң якын кешеләрне генә чакырдык. Ирем Казанныкы булгач, аның...
-
Бәрәңге җыяр өчен дә медосмотр кирәк
Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә икенче икмәк - бәрәңге җыю башланды. Билгеле, әлеге күмәк эштән мәктәп укучылары да читтә калмый. Балтач урта мәктәбе директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева белдерүенчә, бу чорда укучылар үзләренә хезмәт хакы эшләүдән тыш, мәктәпкә ел буена җитәрлек бәрәңге запасы да туплый. Әмма хәзер бәрәңгегә чыгу өчен шактый гана таләпләрне үтәү...
-
Әсән-Елга авылы балалары клуб музее белән танышты
Әсән-Елга авылының мәдәният хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балаларны клубтагы музей белән таныштырдылар. Мондый төр экскурсияләр балаларда туган як тарихына мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә. Шулай ук "Игътибар - балалар!" кисәтү акциясе кысаларында мәдәният йорты хезмәткәрләре "Хәвефсезлеккә каршы" дигән чара да үткәрделәр.
-
“Кукмара” сәнәгать паркы: яңа эш урыннары булдырачак һәм продукция җитештерүне арттырачак
Илдәге икътисадый кризис шартларында Татарстан тотрыклылык һәм икътисадның динамик үсеше мисалын күрсәтә. Россиядә катлаулы шартлар булуга карамастан, 2030 Стратегиясе белән билгеләнгән максатка республикабыз ышанычлы рәвештә бара. Әлеге Стратегия өстенлекләрне, үсеш юнәлешләрен һәм киләчәктәге үсеш нокталарын күп елларга алдан билгеләде. Бүгенге көндә муниципаль җирлекләрдә дә стратегияләрне һәм аны тормышка ашыруны тәэмин...
-
Кукмарада туризмны үстерүгә багышланган киңәшмә үтте
(Кукмара, 8 сентябрь, "Хезмәт даны"). Кукмарада туризмны үстерү буенча район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин җитәкчелегендә чираттагы киңәшмә үткәрелде. Аның максаты - районда туризм юнәлешләрен һәм маршрутларын билгеләү, туристларны кабул итү өчен тиешле шартлар булдыру турында фикерләшү иде. Бу уңайдан төрле тәкъдимнәр тыңланды, эшне оештырып җибәрү мәсьәләләре каралды.
-
Район социаль яклау бүлегендә “Кайнар линия” эшли
Хөрмәтле Кукмара районы халкы! 2-84-37 телефонында "Кайнар линия" ачылды. Аның аша сез эш көннәрендә иртәнге сәгать 7.00дән кичке сәгать 17.00гә кадәр социаль хезмәтләр күрсәтү буенча сораулар белән мөрәҗәгать итә аласыз. Район социаль яклау бүлеге.
-
Иртәгә район Советы утырышы була
9 сентябрьдә 9.00 сәгатьтә район Советы бинасында өченче чакырылыш район Советының чираттагы унберенче утырышы чакырыла. Көн тәртибендә: районның 2016-2021 елларга һәм планлы 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш стратегиясе, район Советының 19 санлы 18.12.2015 елгы "Кукмара муниципаль районының 2016 елга бюджеты турында"гы карарына үзгәрешләр кертү проекты, райондагы муниципаль хезмәт турында район...
-
Камышлы авылы мәчетендә ифтар мәҗлесе оештырыла
Әссәләмүгаләйкүм! 11 сентябрь - Гарәфә көн. Мөселман дөньясы әлеге көнне уразада, күбрәк дога кылып гыйбәдәттә була. Хаҗиларыбыз Гарәфә тавында догада үткәрәләр әлеге көнне. Шул хөрмәттән, Камышлы авылы мәчетендә ифтар мәҗлесе оештырыла. Гарәфә көнен зурлап уразалар тотып үткәрсәк, бик күркәм булыр. Әбү Катагда Пәйгамбәребездән җиткерә:"Гарәфә көн уразасы ике еллык гөнаһлар кичерелүгә...
-
Бала тапкач ничек ябыгырга? (Гөлназ Шәрипҗанова фикере)
Бала тапканнан соң ничек ябыгырга? Бу һәр хатын-кызны диярлек борчый торган сорау. Буй-сынның матур һәм төз булуы - хатын-кыз өчен мөһим фактор. Артык авырлык каян барлыкка килә? Иң элек йөкле хатын-кызның организмындагы процесслар, гомумән, физиология турында сөйләшик. Гадәттә йөклелекнең соңгы чорында баланың авырлыгы 3 кг тирәсе була. Нарасыйның "бассейн"ы -...
-
Кукмаралылар бүген Мамадыш сәхнәсен гөрләтәчәк
Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре Римма һәм Рамил Сәлахетдиновлар җитәкчелегендә Мамадышта зур концертның икенче өлеше оештырылачак. Анда "Кна-Вел", "Инвожо", "Карендәшләр", "Чәчкә" фольклор, "Баламишкин" гармунчылар, "Кукмара кызлары" вокаль ансамбльләре, үзешчән артистлардан: Алмаз Харисов, Марат Мөхәммәтшин, Руфинә Габделхәева, Гөлшат Ризванова, Ленара Сергеева, Рәфидә Әгъләмшина, Әлфинур Юнысова, Гөлдания Ярмиева, Фидәил Ягудин, Динар Николаевалар чыгыш...
-
Кукмарада иртәгә зур концерт була: халыкны автобуслар йөртәчәк
Белми калмагыз! Кукмарага "Мираж" төркеме килә. Концерт 9 сентябрьдә Киндеркүл янындагы тугайда 19.00 сәгатьтә башланачак. Программада шулай ук башкала артистлары Равилә һәм Радик Шәрипҗановларның чыгышы да кертелгән. 18 сәгать 30 минуттан тугайга Сабантуй маршруты буенча түләүле автобуслар йөри башлаячак. Тамашага рәхим итегез!
-
Кукмарада яшәүче тыл ветеранының өй нигезе төзекләндерелде (фото)
#ТатарстанныңЯхшыХәбәрләре акциясе дәвам итә. (Кукмара, 8 сентябрь, "Хезмәт даны"). Кукмарада яшәүче Нурсамә Шәйхетдинова - тыл хезмәткәре. Ул 1932 елда дөньяга килгән, балачактан өченче төркем инвалид. 1972 елда үзенең һәм туганнарының тырышлыгы белән йорт төзегән булганнар. Нурсамә апа анда үзенең инвалид энесе белән күчкән. Тыл хезмәткәре хәзерге вакытта да әлеге йортта...
-
Кукмарада юл фаҗигасендә өч кешенең гомере өзелгән
(Кукмара, 8 сентябрь, "Хезмәт даны"). Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 8 аенда районда 22 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 3 кешенең гомере өзелгән, 29ы төрле тән җәрәхәтләре алган. Узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда, фаҗигаләр саны кимегән (2015тә - 27), әмма һәлак булучылар саны арткан...