8 март 2017 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов социаль челтәр аша гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлады
Президентның видеокотлавын меңләгән кеше ошатуын белдерде инде. (Казан, 8 март, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гүзәл затларыбызны 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикләп, социаль челтәрдәге шәхси битләренә видео-котлау урнаштырды. Президент котлау сүзләрен шигъри юлларга салып, хатын-кызларны умырзаяларга тиңләде. Президентның видео-котлавын меңләгән кеше ошатуын белдерде.
-
Әниемнең михнәтле язмышын сезгә дә сөйләргә булдым
Аналар көне уңаеннан район Мәдәният йортында үткәрелгән бәйрәм хатирәләремне кузгатты. Әниемнең михнәтле язмышы турында газета укучыларга да сөйләргә булдым. Әнием Тәскирә 1900 елда элеккеге Тәкәнеш (хәзерге Мамадыш) районының Түбән Тәкәнеш авылында дөньяга килгән. Мулла йортына һәр көнне бер кисәк утын алып барып, абыстайдан гарәпчә белем алган. 1923 елда әти белән...
-
Ана капиталы акчасын күчерү вакыты 10 көнгә кыскартылды
Россия Хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведев Министрлар Кабинеты гаиләләр тарафыннан ана капиталы алу гаризасын карау вакытын 10 көнгә кадәр кыскартуын белдерде. Бу хакта ТАСС мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Моңа кадәр гаризалар ай дәвамында өйрәнелгән. «10 ел эчендә 5 миллион гаилә программаны кулланды, димәк, ул начар эшләми», - дип тә өстәде Дмитрий...
-
Әниемне сагынып (шигъри тәлгәш)
(Әнием Фагыйләгә багышлана) Әни! Нинди матур ул сүз, Кемгә әйтим, хәзер ул сүзне?! Авылыма кайтам сине сагынып, Калган сыман кайнар эзләрең. Чыңлый колагымда, саклыйм йөрәгемдә "Кызым" дигән назлы сүзләрең. Искән җилләр алып килер кебек, Миңа булган шелтә сүзләрең. Минем киләчәкне алдан юрадың син, Серле көзге булды күзләрең. Уелып калган синең...
-
“Укытучыларны кызганам”, - ди Хәнифә апа Минһаҗева
Кукмарада яшәүче, үзенең бар гомерен балалар белән эшләүгә багышлаган Хәнифә апа Минһаҗева сүзләре бу. -Борчылыр урын да бар. Укытучыларга хөрмәт елдан-ел кими бит, кызганам үзләрен. Матур әдәбият китапларын, телевизордан баручы берсеннән-берсе яхшы тапшыру, әкиятләрне кыйммәтле телефон-планшетлар алыштырды. Балаларның көннәр буе компьютерга төбәлеп ниндидер мәгънәсез уеннар белән мавыгуының да бер файдасын...
-
"Строймаркет" кибетенә рәхим итегез! (фото)
Кукмарада төзелеш материалы кибетләре бихисап, әмма аларның барысы да поселок үзәгендә түгел. Кайберләренә, үз транспортың булмаса, барып җитеп тә булмый. Ә базарның өске ягына урнашкан "Строймаркет" кибетенә, бистә үзәгендә булганга, башка сәүдә нокталарына килгәч тә кереп чыгарга була. Өй өчен кирәкле товарларның бер урында туплануы да, башка сату нокталарына караганда...
-
Радик Юлъякшин Салават Фәтхетдиновны «дуэль»гә чакырган
Популяр башкаручы Elvin Grey (Радик Юлъякшин) күренекле татар җырчысы Салават Фәтхетдиновка залга тамашачы җыю буенча көч сынашырга тәкъдим иткән. «Башинформ» агентлыгында матбугат конференциясендә өлкән коллегасы авызыннан үз адресына булган тәнкыйтькә Радик үз фикерен шулай белдергән. «2017 елның көзендә "Татнефть-Арена"да һәм "Уфа-Арена"да ике датаны билгеләргә тәкъдим итәм. Ике дата сезгә һәм...
-
Дәү әнием!
Дәү әнием - Асия, Аңа һәркем баш ия. Яратабыз һәммәбез, Яшәсен Дәү әннәбез! Бар эшкә дә оста ул, Сүзгә дә бик кыска ул. Әйтә бары кирәген, Аңлый һәркем йөрәген! Барыбызның теләген Үтәргә әзер тора. Безне бәхетле итәргә Ул бик зур планнар кора. Инсаф Хабибуллин, 3 урта мәктәбе
-
Кукмара муниципаль район башлыгы Сергей Димитриев районыбызның барлык гүзәл затларын Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлады
-Хөрмәтле хатын-кызлар, сезне ихластан язның беренче бәйрәме - 8 Март белән тәбрик итәм. Хезмәтегездә, тормышыгызда казанышлар, ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлар телим, - диелә котлауда. - Районыбызда хатын-кызлар хезмәт куймаган бер генә тармак та юк. Балалар тәрбияләүче ана буларак та сез олы хөрмәткә лаек. Уңышлар һәм уңышсызлыклар да иң беренче булып гаиләдә,...
-
Язның беренче бәйрәме 8 Март белән!
(Хөрмәтле хатын-кызларыбызга) Язның беренче бәйрәмен Сигезенче март диләр. Бу канунны үзгәртмичә Безгә яшәү шарт диләр. Чөнки шушы язгы бәйрәм Бик күп шатлык китерә. Кояш көлә - карлар эри Иң бәхетле иттерә. Гүзәл затлар сезгә әйтәм Бәйрәмнәр котлы булсын. Һәммәбезнең өстәлендә Ризыклар тулып торсын. Бу бит әле хатын-кызның Көткән иң зур...