Әниемнең михнәтле язмышын сезгә дә сөйләргә булдым
Аналар көне уңаеннан район Мәдәният йортында үткәрелгән бәйрәм хатирәләремне кузгатты. Әниемнең михнәтле язмышы турында газета укучыларга да сөйләргә булдым. Әнием Тәскирә 1900 елда элеккеге Тәкәнеш (хәзерге Мамадыш) районының Түбән Тәкәнеш авылында дөньяга килгән. Мулла йортына һәр көнне бер кисәк утын алып барып, абыстайдан гарәпчә белем алган. 1923 елда әти белән...
Аналар көне уңаеннан район Мәдәният йортында үткәрелгән бәйрәм хатирәләремне кузгатты. Әниемнең михнәтле язмышы турында газета укучыларга да сөйләргә булдым.
Әнием Тәскирә 1900 елда элеккеге Тәкәнеш (хәзерге Мамадыш) районының Түбән Тәкәнеш авылында дөньяга килгән. Мулла йортына һәр көнне бер кисәк утын алып барып, абыстайдан гарәпчә белем алган. 1923 елда әти белән тормыш корганнан соң, олы апам Нурлыхода, тагын бер апам һәм мин туганмын. Ике балалары кечкенә чакта вафат булган. Әти колхоз рәисе булып эшләгән, сугыш башлангач, беренче көннәреннән үк фронтка киткән. Киткәндә: "Олы кызыбызны беркая да җибәрмә",- дип кисәткән. Әни, колхоз атын җигеп, кесәсендә булган бер сум акчасы белән әтине Кукмарага илтә барган. Акчасына тәмәке, шырпы, бераз ашарына алып, озатып калган. Шул китүдән әти кайтмады. "Хәтер" китабында "1943 елның июнь аенда Рязан шәһәрендә җирләнгән" дип язылган юлларны, Кукмара музеена баргач, күчереп язып, саклап яшим.
Шуннан соң әни өч бала белән бер тиенсез калып, колхозда "таяк"ка эшләде.
Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев