“Укытучыларны кызганам”, - ди Хәнифә апа Минһаҗева
Кукмарада яшәүче, үзенең бар гомерен балалар белән эшләүгә багышлаган Хәнифә апа Минһаҗева сүзләре бу. -Борчылыр урын да бар. Укытучыларга хөрмәт елдан-ел кими бит, кызганам үзләрен. Матур әдәбият китапларын, телевизордан баручы берсеннән-берсе яхшы тапшыру, әкиятләрне кыйммәтле телефон-планшетлар алыштырды. Балаларның көннәр буе компьютерга төбәлеп ниндидер мәгънәсез уеннар белән мавыгуының да бер файдасын...
Кукмарада яшәүче, үзенең бар гомерен балалар белән эшләүгә багышлаган Хәнифә апа Минһаҗева сүзләре бу.
-Борчылыр урын да бар. Укытучыларга хөрмәт елдан-ел кими бит, кызганам үзләрен. Матур әдәбият китапларын, телевизордан баручы берсеннән-берсе яхшы тапшыру, әкиятләрне кыйммәтле телефон-планшетлар алыштырды. Балаларның көннәр буе компьютерга төбәлеп ниндидер мәгънәсез уеннар белән мавыгуының да бер файдасын күрмим, киресенчә, әле психикасы ныгып та җитмәгән организмга зарар гына китерәдер ул. Дәрестә тыңламыйча утыру гына түгел, мөгаллимнәргә төрле мыскыллау сүзләре әйтергә дә читенсенми бит кайбер замана баласы. Ул-кызларының сүзе белән ата-аналарның укытучы йөрәген телгәләвен дә тыныч кына кабул итә алмыйм, - дип ачына ветеран укытучы. - Безнең заманда бар да башкача иде шул...
95 яшьлек Хәнифә апаның мәктәп тормышыннан аерылуына инде бик күп еллар узса да, мәгариф яңалыкларын бер дә игътибардан читтә калдырмый ул: телевизор карый, радио тыңлый, даими рәвештә вакытлы матбугат белән танышып бара. Мамадыштагы методик училищеда укыган, Ташлы-Елга, Ятмас-Дусай, Хасановкада башлангыч сыйныфларга белем биргән вакытлары да һич исеннән чыкмый аның.
-Мин - Хасановка авылы кызы.
Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев