Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Әниемне сагынып (шигъри тәлгәш)

(Әнием Фагыйләгә багышлана) Әни! Нинди матур ул сүз, Кемгә әйтим, хәзер ул сүзне?! Авылыма кайтам сине сагынып, Калган сыман кайнар эзләрең. Чыңлый колагымда, саклыйм йөрәгемдә "Кызым" дигән назлы сүзләрең. Искән җилләр алып килер кебек, Миңа булган шелтә сүзләрең. Минем киләчәкне алдан юрадың син, Серле көзге булды күзләрең. Уелып калган синең...

(Әнием Фагыйләгә багышлана)

Әни! Нинди матур ул сүз,

Кемгә әйтим, хәзер ул сүзне?!

Авылыма кайтам сине сагынып,

Калган сыман кайнар эзләрең.

Чыңлый колагымда, саклыйм йөрәгемдә

"Кызым" дигән назлы сүзләрең.

Искән җилләр алып килер кебек,

Миңа булган шелтә сүзләрең.

Минем киләчәкне алдан юрадың син,

Серле көзге булды күзләрең.

Уелып калган синең эзләреңдә,

Үкси-үкси җилләр елады.

Иелделәр җиргә ак каеннар,

Йөрәккәем ничек чыдады?!

Күк йөзендә сүнде якты йолдыз.

Йөрәгемдә бушлык, караңгы.

Бәхетемне, әни, алып киттең,

Ялгыз иттең газиз балаңны.

Күпме язам, күпме уйлыйм,

Оныта алмам инде гомергә.

Аңласам да яшәү мөмкин түгеллеген

Синең белән, әнием, гел бергә.

Әйтә идең, әнием, "бәхетле бул,

Ялгышма син, кызым, ялгышма".

Үзең эзләп тапсаң, бәхетсезлек

Сылтап булмый, диеп, язмышка.

Бәхил бул син, әнием! Кичер мине.

Күңелләрем сүнде, сүрелде.

Син иркәләп сөйгән күзләремнән

Мөлдерәмә яшьләр түгелде.

Нәсимә ФӘХРЕТДИНОВА, Казаклар авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

1

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев