7 октябрь 2016 яңалыклары
-
Владимир Путин туган көнен кемнәр белән уздыра?
Бүген, 7 октябрьдә, Россия Президенты Владимир Путин 64 яшьлек туган көнен билгеләп үтә. Ил башлыгы гомер бәйрәмен якыннары, туганнары һәм дуслары белән билгеләп үтә, дип хәбәр итте Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Аның сүзләренчә, Президентның бу көнгә ниндидер рәсми чараларда катнашуы каралмаган. "Сүз дә юк, халыкара дәрәҗәдәге шалтыратулар, котлаулар булачак,...
-
Иштуган-Каенсар арасындагы тимер юл кичүе ремонтка ябыла
Казан юллар дистанциясе хәбәр итүенчә, 10 октябрьдә 8.00 сәгатьтән алып 14 октябрьнең 8.00 сәгатенә кадәр 901 нче чакрымдагы (Иштуган -Каенсар арасы) тимер юл кичүе, капиталь ремонт үткәрелү сәбәпле, транспорт хәрәкәте өчен ябыла. Якындагы тимер юл кичүләре 923 һәм 893нче чакрымнарда.
-
Гәҗитне көтеп алабыз
"Хезмәт даны" газетасын инде шактый еллар алдырабыз, бик яратып укыйбыз. Үзебез генә түгел, күршеләр дә. Газетаны өйдәгеләр укыганнан соң, күршеләргә алып керәм. Яңалыкларны сөйлим, бигрәк тә өлкәннәр, хезмәт кешеләре турында кызыксынып тыңлыйлар. Күршемдә ялгыз калган дүрт пенсионер хатын-кыз тора, пенсияләре аз булу сәбәпле, вакытлы матбугатка язылмыйлар. Алар белән газетагызда чыккан...
-
“Урал”да көтү яңарту технологы булып эшләүче Гыйлемҗан Бәдертдинов: “Мин үземне белә башлаганнан бирле күмәк хуҗалыкта”
Әле кайчан гына районда мөгезле эре терлек санын утыз мең башка җиткерүне бурыч итеп куялар иде. Бүгенге көндә хуҗалыкларда мал саны үткән елга караганда 10 процентка артык булып, ел ахырына аларны утыз бер мең башка җиткерү максат булып тора. 2015 елга караганда быел 1300 бозау күбрәк алынган. Әлеге күрсәткеч буенча...
-
Өлкәннәр декадасы бара
Хөрмәтле ветераннар! Өлкән буын күпне күрде, аларга сугыш ачысын татырга, җиңүдән соң илне төзекләндерүдә зур көч түгеп эшләргә туры килде. Ачлыкны, ялангачлыкны, хокуксызлыкны үз башларыннан кичерделәр. Шулай да күңел көрлеген югалтмадылар. Ветераннарга актив тормыш алып бару хас. Тынгысыз җаннар әле дә җәмгыятьнең төрле өлкәләрендә уңышлы эшләүләрен дәвам итәләр, яшь буынны...