7 октябрь 2016 яңалыклары
-
Казан һәм Севастополь яңа банкнотлар символлары өчен онлайн-тавыш бирүдә җиңде
Россия банкының яңа банкнотлары символлары өчен онлайн-тавыш бирү этабы тәмамланды. Берничә көндәге киеренке көрәштә твояроссия.рф. сайтында турнир таблицасында Казан һәм Севастополь лидерлыкка чыкты. Татарстан башкаласы Казан Кремле һәм Казан федераль университеты символлары өчен 421 мең 748 тавыш белән икенче урынны алган. Рейтинг башында - 428 мең 718 тавыш белән Севастополь....
-
Ябыктыручы 10 ризыкны исеңдә тот!
Еш кына хатын-кызлар диетага утырып фигура матурламакчы булалар. Баксаң, буй-сын матур булсын өчен ач торып, су гына эчеп, үзеңне азаплау кирәк түгел икән. Калорияләре минуска китә торган, (ягъни аларны эшкәрткәндә организм үзе калорияләр югалта) җиләк-җимешләр кулланып та берничә килога ябыгып була. Бөтен төр җиләкләр Мүк җиләге Слива Карбыз Кавын Кәбестә...
-
Якташыбыз Рифә Рахман: «Улым Путин янында» дигән хикәя язарга дип уйлап торам»
Эстрада, театр, гомумән, сәнгать әсәрләренең сыйфаты түбән булу хакында ишетергә туры килә. Хаклылары да, хаксызлары да бар. Хәтта Президент авызыннан ишетелгәннәре дә. Ләкин ничек кенә булмасын, сәнгатьнең нигезендә әдәбият ята. Әдәбият тиешле дәрәҗәдә түгел икән, берсе дә алга китмәячәк. Шуңа күрә, әдәбиятның төрле өлкәләрендә хезмәт иткән ун язучыга ун сорау...
-
Чәчкә кызына гадәти булмаган исем кушкан
Җырчы Чәчкә моннан бер ай элек кенә әни булды. Яшь гаиләнең кызлары туды һәм алар аңа бик сирәк очрый торган исем кушарга булган. "Алдан ук, кыз туса исемне - Ирек, малай булса мин кушармын, дип килешкән идек. Ирек миңа Весна исеме тәкъдим иткәч, үзем дә ошаттым. Безнең республикада бик сирәк...
-
Кукмарада "Синең иминлек бишлеге" акциясенә йомгак ясалды (фото)
"Синең иминлек бишлеге" акциясе кысаларында район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча подразделениесе инспекторлары гаилә иминсезлеген һәм балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозуларны кисәтү буенча муниципаль хезмәткәрләр белән берлектә бүген Кукмара беренче гимназиясендә, күппрофильле лицейда, Кукмара 4нче мәктәбендә булдылар, дәресләр үткәрделәр. Инспекторлар аңлаешлы итеп, укучыларга сәламәтлекләрен, гомерләрен, милекләрен сакларга ярдәм...
-
Сәрдекбаш клубында өлкәннәрне зурладылар (фотолар)
-
Кукмара районының басу юлында юл фаҗигасе (фото)
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, 5 октябрьдә, көндезге сәгать 11.30ларда Зур Сәрдек авылының басу юлында юл фаҗигасе була. "Нива" автомобиле шоферы артка таба чигенгәндә "ВАЗ 21224"гә бәрелә. Зыян күрүчеләр юк. Фото ЮХИДИдән алынды
-
Игенче дус! (шигъри мизгел)
Синең хезмәтеңне Базмыйм хәтта җырга тиңләргә. Икмәк булса гына җыр була, Нур өстәлә табын, йөзләргә. Кояшка да тиңләп карадым мин Синең батырлыкны, Игенче! Ләкин кояш ярсып кызганда да Син китмәдең кырдан, Игенче! Алып батыр - тиңсез батыр, диләр, Тик ул батыр әкият-хыялда. Син Игенче - җирнең чын батыры, Куәт биргән...
-
“Халык участок инспекторы” конкурсында катнашучы Айдар Фәйзуллин өчен тавыш бирик!
Бүген, 7 октябрьдән "Халык участок инспекторы" дигән Бөтенроссия конкурсының икенче турына узучылар өчен онлайн-тавыш бирү башланды. Тавыш бирү 2016 елның 16 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Бәйгенең икенче турында район эчке эшләр бүлегенең участок инспекторы Фәйзуллин Айдар Нәҗип улы да катнаша. Түбәндәге сылтама аша кереп https://народный ууп Айдар Фәйзуллин өчен һәркем...
-
Зур Сәрдек җирлегенең һәр авылында өлкәннәр өчен концерт куелды (фото)
Зур Сәрдек җирлегенең һәр авылында өлкәннәр өчен "Ак калфак" оешмасы, мәдәният хезмәткәрләренең бәйрәм концертлары куелды. Авыл җирлеге башлыгы Ф.Фәттахов, ветераннар оешмасы рәисе Ш.Закировлар катнашында узган әлеге чараларда барлык өлкәннәр дә рәхәтләнеп ял иттеләр, дип хәбәр итте Рәмзия Хөсәенова.
-
Траншея ферма янында булырга тиештер
Мин Битләнгер авылына туганнарга кунакка еш кайтам. Авылыбыз бик матур, кешеләре - тырыш, уңган. Ләкин авылга керә торган юл бөтен матурлыкны боза. Бу минем генә түгел, авыл халкының күбесенең фикере. Ә эш болай тора: авылга кергәндә бер якта ферма, икенче якта силос траншеясы кала. Тракторлар шул силосны бер яктан икенче...
-
Газ шартлаудан 3 кешенең гомере өзелгән
Ивановода торак йорттагы газ шартлау нәтиҗәсендә 3 кешенең гомере өзелгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. 4 октябрьдә ике катлы йортта булган шартлау 76 һәм 60 яшьлек ике хатын-кызның гомерен өзгән. Тәненең 70%ы янган 82дәге әби хастаханәгә озатыла һәм аның да вафат булуы билгеле. Әлеге йортта 20 кеше яшәгән. Фаҗига булган...
-
Яңа банкнотларга урнаштырыласы символлар бәйгесендә җиңүче шәһәр бүген игълан ителәчәк
Казан җиңсен өчен Россия-1 телеканалында «Народная банкнота» тапшыруында тавыш бирү зарур. Бүген 19 сәгатьтә «Россия 1» телеканалында Россия банкының 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотлары символлары өчен тавыш бирүдә җиңгән шәһәрләрне игълан итәчәкләр. «Народная банкнота» тапшыруында туры эфирда конкурс нәтиҗәсен смс-тавыш бирү хәл итәчәк. Казанның 200 яки 2000 сумлык банкнотларда...
-
Бүген Кукмарада өлкәннәргә мунчада юыну өчен ташлама ясалачак
Хөрмәтле өлкәннәр! 7 октябрьдә Кукмара поселогы мунчасында юыну бәясенә, пенсия таныклыгын күрсәткән очракта, 50 процент ташлама ясала.
-
Кукмарада чит ил автомобиле бордюрга бәрелгән (фото)
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, 3 октябрьдә, сәг. 20.10 тирәсендә поселокның Яр буе (Набережная) урамында юл фаҗигасе булу хакында хәбәр алына. "Исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган чит ил автомобиле шоферы руль белән идарә итүен югалтып бордюрга бәрелә", - ди аңлатма бирде ЮХИДИ начальнигы Фирдүс...