Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Урал”да көтү яңарту технологы булып эшләүче Гыйлемҗан Бәдертдинов: “Мин үземне белә башлаганнан бирле күмәк хуҗалыкта”

Әле кайчан гына районда мөгезле эре терлек санын утыз мең башка җиткерүне бурыч итеп куялар иде. Бүгенге көндә хуҗалыкларда мал саны үткән елга караганда 10 процентка артык булып, ел ахырына аларны утыз бер мең башка җиткерү максат булып тора. 2015 елга караганда быел 1300 бозау күбрәк алынган. Әлеге күрсәткеч буенча...

Әле кайчан гына районда мөгезле эре терлек санын утыз мең башка җиткерүне бурыч итеп куялар иде. Бүгенге көндә хуҗалыкларда мал саны үткән елга караганда 10 процентка артык булып, ел ахырына аларны утыз бер мең башка җиткерү максат булып тора. 2015 елга караганда быел 1300 бозау күбрәк алынган. Әлеге күрсәткеч буенча без республикада алдынгылар сафында барабыз. Ә һәр яңа туган бозау - көтү яңарту технологларының хезмәте. Бүген сүзебез әлеге үзенчәлекле һөнәр ияләре хакында.

Фермада эшләү, башка авыл хуҗалыгы хезмәте кебек үк, җиңелләрдән түгел. Әмма малларны яраткан, авыл җанлы кешеләрне әлеге каршылыклар куркытмый. "Урал" җәмгыятендә көтү яңарту технологы булып эшләүче Гыйлемҗан Бәдертдинов та ни өчен авыл хуҗалыгы тармагын сайлавын төгәл генә әйтә алмый, читкә китүне яки башка һөнәр үзләштерүне кирәк дип санамаган ул.

-Мин үземне белә башлаганнан бирле күмәк хуҗалыкта. Әтием Галимҗан гомере буе тракторда эшләде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң да читкә китмәдем, авылда төпләнүне кулай күрдем. Башта "Коммунизмга" хуҗалыгында ремонт бригадасында йөрдем. Язын чәчүдә, җәен печән хәзерләүдә, көзге чәчүдән соң кабат ремонт эшенә керешә идек, - ди Гыйлемҗан абый. - Фермада газ котельные операторы булып та эшләргә туры килде. Анысы өчен махсус курсларда укып кайткан идем.

Әйе шул, эшләргә теләге булган кешегә авыл хуҗалыгында эш бетәрлек түгел. Әмма кая барсаң да, һәр нәрсәгә тырышлык аша ирешергә кирәк. Ә нигә әле бәхетне читтән эзләп йөрергә? Хезмәттән, авырлыктан курыкмасаң, авылда да менә дигән итеп яшәп була бит. Көтү яңарту хезмәтенә килгәнче күп эшләр башкарырга туры килә әле аңа. Терлекчелек тармагына юлы Аш-Буҗи авылындагы дуңгызчылык фермасында башланып китә. Иң элек дуңгыз караучы булып эшләсә, аннары ферма мөдире итеп билгеләнә ул. Бу "ВАМИН" системасы вакытлары була. Хезмәт хаклары белән авырлыклар эшчеләр арасында канәгатьсезлекләр тудыра, урлашу күренешләре башлана. Мондый очракта җитәкче белән хезмәткәрләр арасында да каршылыклар килеп чыга.

-Тарткалашып эшлисем килмәде, шуңа күрә Зур Сәрдек фермасына көтү яңарту технологы булып урнаштым. Эшли башлаган вакытта бер җирдә дә җиңел түгелдер инде ул. Үзлегемнән күп өйрәнергә туры килде. Хәтеремдә, беренче тапкыр каплаткан сыерларны яңадан каплатырга туры килде. Әкренләп өйрәндем, махсус курсларда укып кайттым, - ди ул. - "Татарстан" бүлекчәсе таркалганнан соң, "Кукмара" агрофирмасына ферма мөдире булып эшкә урнашкан Алмаз Хөснетдинов мине үзе янына чакырды: "Агрофирмага көтү яңарту технологы кирәк. Җитәкчесе дә әйбәт кеше. Хезмәт хакын да вакытында бирәләр", - дип кызыксындырды. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан да көтү яңарту технологларына бер бозауга 150 сум исәбеннән субсидия бирелә.

Гыйлемҗан абыйның көтү яңарту технологы булып эшли башлаганына инде җиде елдан артык вакыт узып киткән. Еллар дәвамында тәҗрибә дә туплана, осталык та арта.

-Хуҗалыкта ничә баш сыер бар - һәрберсенең физиологик халәтен белергә кирәк. Үзем махсус журнал алып барам, анда сыерның номерын, каплаткан, бозаулаган вакытын теркәп куям. Сыер бик акыллы хайван, аларның ис сизү сәләте дә көчле. Тора-бара үзләре сине таный, сиңа үрелә башлыйлар. Сыерларны каплату вакыты җиткәнен утарга чыгаргач күреп калырга уңайлырак. Аннан соң журналдан вакытларын чагыштырып, мал абзарга кергәч, үзен тикшерәм,- ди белгеч. -Районда алдынгы көтү яңарту технологлары "Восток" хуҗалыгыннан Азат Гәрәев, Вахитов исемендәге хуҗалыктан Гөлнур Рамазанова, "Урал" хуҗалыгыннан Фәннур Гобәйдуллин, Резедә Фәйзуллиналардан үрнәк алып, үземчә тырышып эшлим, әмма аларга тиңләшергә ерак әле.

Билгеле, терлекчелектә бер белгеч, хезмәткәр дә аерым гына эшли алмый. Үзара аңлашып, киңәшләшеп эшләгәндә генә югары күрсәткечләргә ирешергә була. Гыйлемҗан абый да мал табибы Валерий Васильев белән бергә эшләве турында билгеләп үтте. "Савымчылар да сыердагы үзгәрешләрне сизсәләр, миңа хәбәр итәләр. Моның өчен аларга безнең хуҗалыкта өстәмә кызыксындыру чарасы каралган, - диде ул. - Сәламәт бозау алу өчен орлыкның да сыйфатлы булуы кирәк. Хәзерге заманда орлыктан туачак бозауның үгез яки тана булуын, хәтта сыерларның җилем формасын да сайларга була. Без "Голштин" токымының орлыгы белән эшлибез. Сыерларны чиста нәселле итү өчен биш буын алыштырырга кирәк, диләр. Безгә әле моның өчен эшлисе дә эшлисе.

Терлекчеләрнең, белгечләрнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә агымдагы елның тугыз аенда "Урал" җәмгыятендә 515 баш бозау алынган, бу үткән елның шушы вакытына караганда 105 башка күбрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев