Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гәҗитне көтеп алабыз

"Хезмәт даны" газетасын инде шактый еллар алдырабыз, бик яратып укыйбыз. Үзебез генә түгел, күршеләр дә. Газетаны өйдәгеләр укыганнан соң, күршеләргә алып керәм. Яңалыкларны сөйлим, бигрәк тә өлкәннәр, хезмәт кешеләре турында кызыксынып тыңлыйлар. Күршемдә ялгыз калган дүрт пенсионер хатын-кыз тора, пенсияләре аз булу сәбәпле, вакытлы матбугатка язылмыйлар. Алар белән газетагызда чыккан...

"Хезмәт даны" газетасын инде шактый еллар алдырабыз, бик яратып укыйбыз. Үзебез генә түгел, күршеләр дә. Газетаны өйдәгеләр укыганнан соң, күршеләргә алып керәм. Яңалыкларны сөйлим, бигрәк тә өлкәннәр, хезмәт кешеләре турында кызыксынып тыңлыйлар. Күршемдә ялгыз калган дүрт пенсионер хатын-кыз тора, пенсияләре аз булу сәбәпле, вакытлы матбугатка язылмыйлар. Алар белән газетагызда чыккан язмалар турында үзара фикерләшәбез. Хәл белешкәндә камыр әйберләре пешерәм, я үзләрен чәйгә чакырам. Чөнки өлкәннәргә игътибар һәрчак кирәк. Пенсиягә чыккач, үз күңелеңне үзең күрсәң генә була, кешегә кешенең исе китми торган заманда яшибез бит. Эшләгәндә генә кадерле булганбыз икән дигән уйлар да килеп китә. 40 елдан артык стажым бар: бозау карадым, сыер саудым, ферма мөдире, осеменатор, ветеринар булып эшләдем. Хисапчы, пешекче, кибетче, балалар бакчасында тәрбияче дә булдым - без боларның барысын да һөнәри белем алмыйча башкардык. Агрономлыкка укыган идем, ул эштә дә хезмәт куйдым.

Бер кеше дә кермәсә, хәл белмәсә, олы кеше соңгы сәгатен генә көтеп ята инде ул. Менә шуңа күрә сезнең газетаны без бик көтеп алабыз. Почта өләшүче кызыбыз Гөлүсә...... рәхмәт, пенсияне дә, газетаны да шул ук көндә тапшыра. Күршеләребез дә, үзебез дә сезгә бары исәнлек-саулык телибез. Өлкәннәр, күмәк хуҗалыкларда эшләүчеләр турында язмаларыгызны көтеп калабыз. Шулай ук "Киңәш базары" рубрикасын да яратып укыйбыз.

Сезнең газетагызны көтеп Минзәлифә апагыз МӘСНӘВИЕВА, Кәркәүч авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев