7 август 2017 яңалыклары
-
Татарстанда дөньяга килгән кызчыкның йөрәге уң якта урнашкан
Танылган көрәшче Рушан Зариповның кызы туган. Ә кызчык гадәти генә түгел - аның йөрәге сул якта урнашмаган, ә уң якта урнашкан. 3740 грамм авырлыктагы кызчыкка мондый үзенчәлек әнисеннән "күчкән", Әльвираның да йөрәге уң якта икән. Зариповлар гаиләсендә кызчык икенче бала, аларның тагын бер уллары бар, дип яза Шәһри Казан.
-
Кукмара металл савыт-сабалар заводы бер генә чарадан да читтә калмый
Кукмара металл савыт-сабалар заводы үзләрендә җитештерелгән продукция белән Алабугада узган "Спас ярминкәсе"ндә катнашты. Ә инде башкалабызда оештырылган "Тәмле Казан" фестивалендә исә заводның 110 литрлы казанында татар аш-су остасы Мәсхүт Усманов милли татар ризыгы - кулама пешерде, дип хәбәр итә vk.com/kukmara төркеме. фото http://vk.com/kukmara
-
Ринат Рахматуллинның әнисе вафат булган
Җырчы һәм композитор Ринат Рахматуллинның әнисе Нурия апа Рахматуллина 79 яшендә вафат булган. "Картайма әле,әнкәй" репертуарындагы клибында әни образында әнисе Нурия апа үзе төшкән иде. Мәрхүмә гомер кичергән Түбән Наратбаш авылында җирләнәчәк, дип яза Байрак Матбугат.ру
-
Вадим Захаров иҗатташ дуслары белән Пчеловодта концерт куйды
Якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров үзенең туган авылы Пчеловодта зур бәйрәм үткәрде.
-
Кукмарада районкүләм “Уйнагыз, гармуннар” дигән фестиваль-конкурс гөрләде (фото)
Шәһәребезнең Атлас Булатов исемендәге мәдәният һәм ял паркында гармунчыларның районкүләм "Уйнагыз, гармуннар" дигән фестиваль-конкурсы узды. Иң өлкән гармунчылар Кукмарадан Раузит абый Хуҗин, Дусай авылыннан Әбүзәр абый Шигабиевлар булса, иң яшь гармунчы Байлангардан Булат Гәрәев иде. Бәйгедә Күкшел авылыннан Рамил Хәсәнов җитәкчелегендәге "Агымсу", Кукмарадан Илгиз Зарипов җитәкчелегендәге "Баламишкин", Байлангар авылыннан Васил...
-
Сабантуй җиренә чүп савытлары кирәк
Быелгы Кукмара Сабан туе искиткеч булды. Бу фикеремне һәркем куәтләр дип уйлыйм. Без гаиләбез белән иң элек мәйданда - яңа ясалган эскәмияләргә утырып тамаша карадык. Аннан соң улыбызның тамагы ачкач, кибетләр янына киттек. Һәм ... җирдәге чүпкә шаккаттык. Ул туңдырма һәм башка продукцияләрнең кәгазьләре шулкадәр күп иде ки, хәтта чирәм...
-
Бер солдат язмышы
Моннан берничә ел элек, дөресрәге, 2013 елның көзендә, газетабызда Словакиядә яшәүче Бурса Станодан килгән бер хат басылган иде. Аның эчтәлеге түбәндәгечә:
-
Якташыбыз ярыммарафонда катнашты
Якташыбыз, Кукмара егете Раниф Сабирҗанов "Нижнекамскнефтехим" тарафыннан үткәрелгән ярыммарафонда катнашты. Ул 35-39 яшьлек ир-егетләр арасында 21,1 чакрым араны 1 сәгатьтә, 20 минут эчендә йөгереп үтеп, беренче урынны яулады.
-
Каникулы или отпуск? Не знаете, чем развлечь ребенка летом? Дельфины тебя зовут!
Чем заняться солнечным летним днем? Конечно, съездить в дельфинарий! Лето в самом разгаре - пришло время для новых ощущений, ярких эмоций и интересных поездок! Набережночелнинский дельфинарий приглашает на свои новые шоу-программы! Дельфинарий в Набережных Челнах - это единственный стационарный дельфинарий в Поволжье. Каждое шоу здесь - это радостное событие, в...