7 май 2017 яңалыклары
-
Фарсель Зыятдинов: “Кишер тармаклануга салам сәбәпче, орлык суганы 1 см-дан зур булырга тиеш, кыраулар 1 июньнән соң гына чигенә”
Май - бакчачылар өчен көнне-төнгә ялгый торган чор. Бәрәңгесен дә утыртасы, кишер-суганын да төртәсе бар. Артыңнан ук чүп үләне баш калкыта, яшелчәләрне туендыру вакыты килеп җитә. Бүген кишер чәчү, суган утырту үзенчәлекләре хакында сөйләшербез. Көннәрнең кинәт салкынайтуы сәбәпле, рассадалар язмышын хәл итәрбез. Җимеш агачлары утырту турында да булыр сүз. Әңгәмәдәшебез...
-
Авыл хезмәтчәненең аягы мотоблокка кергән
Фаҗига «Уңыш» хуҗалыгында килеп чыккан. (Казан, 7 май, «Татар-информ»). Алдагы көнне 14.55 сәгатьтә Тукай районының 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына «Уңыш» хуҗалыгында авыл хуҗалыгы хезмәткәренең аягы мотоблокка керүе хакында мәгълүмат килеп ирешә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Һәлакәт...
-
“Үлемсез полк”: Минегалиев Корбангали Минегали улы
Минем бабам Минегалиев Корбангали Минегали улы 1912 елда Адай авылында дөньяга килгән. Кукмара хәрби комиссариаты тарафыннан сугышка алына. Анда сапер булып хезмәт итеп, яраланып туган якларына әйләнеп кайта. Әбием Мөнәвәрбикә белән сигез бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә уллары Мирзагали якты дөньяда юк инде. Бабай исә 1989 елның беренче сентябрендә вафат...
-
Чишмәбаш мәктәбендә кунакта - сугыш ветераны (фото)
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, Чишмәбаш авылында исән-сау яшәп ятучы бердәнбер сугыш ветераны, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, күпсанлы медальләр иясе, 7 ел солдат хезмәтендә булган, сугыштан соң 37 ел комбайнчы булып эшләгән, бүгенге көндә дә шөкер итеп яшәүче Вахит абый Шәмсетдинов мәктәптә кунакта булды. Аның сөйләгәннәрен балалар зур дулкынлану, искиткеч...
-
Татарстанда температура урыны-урыны белән нольдән түбәнрәк булачак
7 май киченнән 8 майның иртәңге сәгатьләренә кадәр Татарстан Республикасында кырау төшү көтелә. (Казан, 7 май, "Татар-информ"). Татарстанда 7 май киченнән, 8 майның иртәңге сәгатьләренә кадәр, һавада һәм туфракта температура -1 градуска кадәр төшәргә мөмкин, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш Идарә матбугат хезмәте. Шул...
-
Кукмарада юллар проблемасы кала бирә
Кукмарада юллар проблемасы кала бирә. Заһидуллин урамын Девятаев, Прокопьев урамнары белән тоташтыручы тыкрыкларны җитәкчеләр җәяүләп бер тапкыр булса да урасыннар иде. Машина белән түгел, су җыелган чокырлы урыннардан узу өчен көймә кирәк бит анда. Шул тыкрыклардан йөрүче 37-40 хуҗалык исеменнән Әлфинур ХӘЛИМОВА
-
Концертта: Тямаев урынына клоны чыга, Элвинны күрергә теләүчеләр башта ялган Грейны карый
Казанның Уникс залында дистәлән танылган җырчылар катнашында «Йөрәктән - йөрәккә» хәйрия концерты үтте. Әлеге тамашада татар концертлары администраторы Эльмира Бәйрәмованың авыру әнисен дәвалауга акча җыелды. Күпчелек җырчылар аңа ярдәмгә үзләре килде, араларында популярлары да булды, Элвин Грей, Раяз Фасыйхов, Филүс Каһиров, Лилия Муллагалиева, Казан егетләре, Ландыш Нигъмәтҗановалар катнашты. /Tatar today/...
-
Майның икенче яртысында озакка сузылган магнит давыллары көтелә
16-24 май көннәрендә озакка сузылган, көчле магнит давыллары күзәтеләчәк, дип кисәтә белгечләр. Бу көннәрдә метеосизгерлеге югары булучылар хәлсезлектән һәм баш авыртудан зарланырга мөмкин. Шулай ук хроник авырулары булган кешеләргә азрак эшләп, күбрәк ял итәргә киңәш ителә. «Шәһри Казан»
-
Язгы кыр эшләре чорына ярыш шартлары
Язгы кыр эшләрендә катнашучылар арасындагы район ярышына 7 көн саен йомгак ясалып, җиңүчеләргә түбәндәге бүләкләр тапшырылачак: -беренче урынга чыккан дүрт җиңүчегә - район башлыгының Рәхмәт хаты һәм 800 сумлык акчалата бүләк; -икенче урынга чыккан дүрт җиңүчегә - район башлыгының Рәхмәт хаты һәм 700 сумлык акчалата бүләк; -өченче урынга чыккан дүрт...
-
Вахиттә язгы кыр эшләре гөрли (фото)
Районыбыз басуларында язгы кыр эшләре тулы куәткә бара. Күп хуҗалыкларда уҗым культураларын, күпьеллык үләннәрне тырмалау, өстәмә тукландыру эшләрен төгәлләгәннәр, инде чәчелгән басу-кырларның да мәйданнары арта бара. Әнә, вахитлеләрнең дә эшләре гөрли: кайсы басуларына карасаң да, төрле агрегатлар таккан тракторлар, орлык ташучы машиналар күзгә ташлана.
-
“Үлемсез полк”: Шиһабиев Гыйззетдин Шиһаби улы
Безнең бабабыз Шиһабиев Гыйззетдин Шиһаби улы 1915 елда Битләнгер авылында туа. Сугыш башланган елны Донбасста шахтада эшләгәнлектән, сугышка шуннан алына. Сугышта кавалерист була. Соңгы хатында Виравичи шәһәрендә булуы турында хәбәр иткән. Әбиебезгә үзен 20 ел булса да көтәргә, кызын сакларга кушкан. Хәбәрсез югалган дип санала.