Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чишмәбаш мәктәбендә кунакта - сугыш ветераны (фото)

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, Чишмәбаш авылында исән-сау яшәп ятучы бердәнбер сугыш ветераны, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, күпсанлы медальләр иясе, 7 ел солдат хезмәтендә булган, сугыштан соң 37 ел комбайнчы булып эшләгән, бүгенге көндә дә шөкер итеп яшәүче Вахит абый Шәмсетдинов мәктәптә кунакта булды. Аның сөйләгәннәрен балалар зур дулкынлану, искиткеч...

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, Чишмәбаш авылында исән-сау яшәп ятучы бердәнбер сугыш ветераны, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, күпсанлы медальләр иясе, 7 ел солдат хезмәтендә булган, сугыштан соң 37 ел комбайнчы булып эшләгән, бүгенге көндә дә шөкер итеп яшәүче Вахит абый Шәмсетдинов мәктәптә кунакта булды. Аның сөйләгәннәрен балалар зур дулкынлану, искиткеч кызыксыну белән тыңладылар. Бу очрашуга җавап итеп, Вахит абый үзе дә аларны кунакка чакырды. Аның музей бүлмәсендә зур тарих урын алган. Берничә дистә грамоталар, Мактау кәгазьләре, орден-медальләре, күпсанлы китаплар, гаилә архивы материаллары, "Хезмәт даны" газетасында басылган үзенең йөзләрчә мәкаләләре. Аларның һәркайсы Вахит абый өчен кадерле. Күз яшьләре аша, һәркайсы белән ул бик теләп таныштырды һәм яшь буын сугыш афәтен күрмәсен, илләр тыныч булсын дип теләде. Оста, матур итеп сөйләүче бу сөйкемле, ягымлы бабай яныннан бер дә китәсе килмәде. Аңа хәерле гомер, саулык-сәламәтлек теләп, Җиңү көне белән тәбрикләдек.

Суфия ШӘФИГУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk