Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авыл хезмәтчәненең аягы мотоблокка кергән

Фаҗига «Уңыш» хуҗалыгында килеп чыккан. (Казан, 7 май, «Татар-информ»). Алдагы көнне 14.55 сәгатьтә Тукай районының 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына «Уңыш» хуҗалыгында авыл хуҗалыгы хезмәткәренең аягы мотоблокка керүе хакында мәгълүмат килеп ирешә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Һәлакәт...

Фаҗига «Уңыш» хуҗалыгында килеп чыккан.

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Алдагы көнне 14.55 сәгатьтә Тукай районының 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына «Уңыш» хуҗалыгында авыл хуҗалыгы хезмәткәренең аягы мотоблокка керүе хакында мәгълүмат килеп ирешә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәлакәт булган урынга 6 нчы зона эзләү-коткару төркеме хезмәткәрләре чыгып киткән. Юлда барганда аларга, 112 хезмәте аша, эшченең аягын хезмәттәшләре азат иткәнлеге хакында хәбәр иткәннәр. Ир-атның артериаль кан агуы башланган, аны хастаханәгә озатканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев