6 август 2016 яңалыклары
-
Тортта кабызылган шәмнәрдән чыккан янгында 13 кеше үлгән
Франциянең төньягында Руан шәһәре барында чыккан янгында 13 кеше һәлак булган, тагын алтысы зыян күргән. Янгын төн уртасында шәһәр үзәгендә урнашкан Cuba Libre дигән барда чыккан. Анда туган көн бәйрәме узган. Ут тортта кабызылган шәмнәрдән таралган. Үлүчеләрнең барысы да 18дән 25 яшькәчә егетләр һәм кызлар. Аларның күбесе сөрем газы белән...
-
«Татарстан гүзәле» җиң сызганып комбайнда эшли (ФОТО)
Матур кызлар кыйммәтле кибетләрдә затлы күлмәкләр генә сайлап йөри дип уйласагыз, ялгышырсыз. Кырда... комбайн штурвалы артында да очратып була аларны. Ышанмасагыз, Алексеевск районының «Алга» хуҗалыгына барып карагыз. Анда комбайнны чып-чын «Татарстан гүзәле» («Мисс Татарстана») йөртә. 22 яшьлек Ләйлә Вәлиуллина җиң сызганып ирләр эшенә алынган. Быел комбайнда инде алтынчы сезонын эшли...
-
7 августтан намаз вакытына үзгәрешләр керә
Май башыннан алып, август ае башына кадәр, безнең җирлекнең табигый үзенчәлеге буларак, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң белән кушылды. Димәк, төн дәвамында аклыкбетми һәм ястү намазының башын, шулай ук иртәнге намазның башын астрономик исәпләү белән билгеләп булмый иде. Мәгълүм булганча, шул сәбәпле, дин галимнәре сүзләренә таянып, бу чорда сәгать белән исәпләүгә...
-
Бушлай бензин өчен чишенгән Чаллы кызын эшеннән куганнар
Кыз бу гамәлен директорына ошамас дип уйламаган. Бушлай бензин өчен чишенгән хатын-кызларның һәм ир-атларның фотографияләре күп кенә массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә басылып чыкты. Бер оешма җитәкчесе фотолар арасында үз хезмәткәрен танып алган һәм компаниянең дәрәҗәсен төшерә дип аны эштән азат итәргә карар иткән. Директор кыздан якын арада барлык...
-
Үрәсбаш авылында янгын булды
Кичә, 5 августта, төнге сәгать унберенче унбиш минутлар тирәсендә, Үрәсбаш авылында янгын булды. Пионер урамындагы ташландык каралты-куралар янып көлгә әйләнде. Бәхеткә каршы, күрше-күлән, кешеләргә зыян килмәде. Алсу Идрисова
-
Ольга Бузова Казанны сайлаган (ФОТО)
Дом-2 телепроектын алып баручы Ольга Бузова Казан шәһәрен таныту өчен алып барыла торган флешмобка кушылган. "Казан шәһәрендә бик күп тапкыр булганым бар һәм мин бу шәһәргә гашыйк. Аның яктылыгы, матурлыгы һәм кунакчыллыгы мине таң калдыра. Шуңа күрә дә мин үз тавышымны фәкать Казан шәһәре өчен генә бирәчәкмен, - ди Ольга...
-
Кукмараның кыр батырлары менә кемнәр
3 августка Игеннәрне суктыруда катнашучы алдынгы комбайнчылар (норма/смена): "Тойма" ширкәтеннән Ришат Хәбибуллин (ДОН) - 20,6. "Тойма" ширкәтеннән Райнаф Галиев (Полесье) - 19,3. "Кукморагрохимсервис"тан Иван Сафаров (ДОН-1500) - 16. Игеннәрне теземнәргә салучы алдынгы механизаторлар (норма/смена): "Кукморагрохимсервис"тан Юрий Афанасьев (КСУ-1) - 13. "Тойма" ширкәтеннән Роберт Фаткрахманов (КСУ-1)- 12,4. "Восток" хуҗалыгыннан Илдус Нуриев...
-
Район Советының унынчы утырышы булачак
Өченче чакырылыш район Советының чираттагы унынчы утырышы 12 августта 9.00 сәгатьтә район Советы бинасында чакырыла. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралачак: районда социаль үсеш буенча 2016 елга каралган республика программаларын тормышка ашыруның барышы, 2016 елның беренче яртыеллыгына каралган район бюджетының үтәлеше барышы турында хисап, участок сайлау комиссияләре составын резервка кертү өчен...
-
Каргыш
Каргыш! Бу сүзне телдән әйтү генә түгел, язу да куркыныч. Әйе, каргыш куркыныч нәрсә. Каргалган җисемне каргыш җирдәме, күктәме барыбер куып җитә ул. Буыннан-буынга да күчә, бигрәк тә аналарның кара каргышы, җиде буынга җитә, диләр. Әнидән бик яшьли калган Заһидә коры куллы үги ана тәрбиясендә үсә. Унсигез яше тулуга үз...
-
Үлән чагып, үлә күрмәгез
Республикада борщевик дигән әшәке үлән көннән-көн ныграк үрчи икән һәм бу халыкның сәламәтлегенә, алай гына да түгел, гомеренә куркыныч тудыра башлаган. Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе шундый мәгълүмат китерде. Белгечләр аңлатуынча, вегетация, ягъни үсеп җитлегү чорында әлеге үсемлекнең яфракларында, сабагында һәм җимешендә агулы матдәләр туплана. Кешенең тән тиресе борщевикка тисә, әлеге...
-
Сәрдек бабай күчтәнәче
Көннән-көн үсә безнең Рудник авылы. Кавказ авылларын хәтерләтеп, тау битләрендә дә мәһабәт йортлар калкып чыкты. Төзү эшләре һаман дәвам итә, урамнан зур краннар, төзелеш материаллары төягән йөк машиналары үтеп йөри. Ә бит безнең балачагыбызда бу яшеллеккә күмелгән кечкенә генә, тыныч авыл иде. Бетүгә бара дип уйлый идек аны. Кемнеңдер көянтә-чиләк...
-
“Бульнисне белмим дә, кирәк тә түгел”, - ди Вахиттә яшәүче сугыш ветераны Сәгъдулла абый Усманов
Сугыш ветераннарын күреп үскән соңгы буын балалар без. 1941-45 нче елларда әби-бабаларыбыз кичергән авырлыкларны без бүген төштә дә күрмибез. Дөньяларыбыз тыныч, күкләребез аяз, тормышыбыз имин. Безнең якты киләчәгебез өчен үзләренең гомерләрен дә кызганмаган әби-бабаларыбызны онытырга хакыбыз юк! Вахит авылында яшәүче иң өлкән, хөрмәткә лаеклы ветераныбыз Сәгъдулла абый Усмановка 93 яшь....