Каргыш
Каргыш! Бу сүзне телдән әйтү генә түгел, язу да куркыныч. Әйе, каргыш куркыныч нәрсә. Каргалган җисемне каргыш җирдәме, күктәме барыбер куып җитә ул. Буыннан-буынга да күчә, бигрәк тә аналарның кара каргышы, җиде буынга җитә, диләр. Әнидән бик яшьли калган Заһидә коры куллы үги ана тәрбиясендә үсә. Унсигез яше тулуга үз...
Каргыш! Бу сүзне телдән әйтү генә түгел, язу да куркыныч. Әйе, каргыш куркыныч нәрсә. Каргалган җисемне каргыш җирдәме, күктәме барыбер куып җитә ул. Буыннан-буынга да күчә, бигрәк тә аналарның кара каргышы, җиде буынга җитә, диләр.
Әнидән бик яшьли калган Заһидә коры куллы үги ана тәрбиясендә үсә. Унсигез яше тулуга үз оясын кора. Бәхетенә, ире бик тәртипле кеше була. Яратуга, ана назына сусаган Заһидәне каенана да үз итә. Алар әниле-кызлы егерме биш ел дус-тату гомер итәләр. Әбисе: "Ир йорты - киң йорт", - дип белми әйтмәгән икән. Бу гаиләдә җил-яңгыр күрмичә, ызгыш-талаш ишетмичә, ире белән бер-берсенең кадерен белеп, күз карашыннан аңлашып яшәделәр. "Өйдә олы кеше булу - үзе бер бәхет", - дип, балаларын карап үстерешкән каенанасына рәхмәтле булды Заһидә. Каенанасы да күршеләренә киленен гел мактап: "Әни, дип өзелеп тора. Китсә - мин киттем, кайтса - әни, мин кайттым", - дип, тәм-томын төяп кайтып керә. Улымны хөрмәт итә. Ул әйбәт булгач, мин аңа карата ничек начар була алыйм?"- ди иде.
Бүген ике ул үстергән Заһидә үзе каенана. Олы улының гына үз туксаны туксан булды, күпме үгетләүләргә карамастан, шәһәр кызын сайлады. Мәхәббәтне җиңәрлек көч юк икән бу дөньяда. Дөрес, Заһидә шәһәрдә үскән килененнән зарлана алмый. Ипи-тозын, якты йөзен кызганмый, кулыннан килгәнчә сый-хөрмәтен күрсәтә. Өендә, ирендә, балаларында чиста-пөхтә йөртә. Тик менә кыска итәк киеп йөрүе генә күңеленә тия. Армия хезмәтен тутырып кайтып, яңа гына эшкә урнашкан төпчек улы да өйләнү турында сүз кузгаткач, Заһидә шатланырга ашыкмады. Кешеләр белән кешеләрчә исәнләшергә дә өйрәнмәгән түбән оч Әсмабикә кызы белән сөйләшеп йөргәннәрен ишетеп белгәнгә, улының "өйләнәм" дигән сүзе бик куандырмады аны. Авыл халкы бер-берсен биш бармагыдай белә бит. Әсмабикә кызының бер генә мактап телгә алырлык җире дә юк иде. Бу очракта да мәхәббәт көчле булып чыкты. "Улың кемне сөйсә, киленең шул булыр", - дип, ата-ана улларына каршы төшәргә базмадылар.
Әсмабикә үзе генә түгел, кызы да бик һавалы кеше булып чыкты. Килененең үзләрендә үтәсе беренче туган көненә Заһидә алтын алка алырга уйлады. Олы килененә сыңар тастымал бүләк иткәне булмаса да, төп йортта яшисе бу килененә ярарга тырышыпмы, ул шактый кыйммәтле алкалар сатып алды. Туган көнендә Заһидә: "Менә әтиең белән икебездән туган көнеңә бүләк", - дип, матур итеп төрелгән тартманы килененә бирде. Ул коры гына: "Нәрсә бу?"- дип сорады. "Алтын алкалар - сиңа бүләгебез", -диде Заһидә. Килен бүләкне ачып, алкаларга бер күз ташлады да, тартманы кире япты. Ошатмаган кыяфәт чыгарып: "Ярар", - диде дә, юл өстендә торган көзге алдына куеп, бүлмәсенә кереп китте. Әлеге күренешне башкачарак булыр дип уйлаган Заһидәнең күз аллары караңгыланып китте.
-Безнең бу җүнсездән, рәхмәт сүзләре ишетәсебез юк икән, - диде ул, иренә карап.
Фәридә Хисамова
Язма тулысынча "Хезмәт даны" газетасында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев