Республикада борщевик дигән әшәке үлән көннән-көн ныграк үрчи икән һәм бу халыкның сәламәтлегенә, алай гына да түгел, гомеренә куркыныч тудыра башлаган. Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе шундый мәгълүмат китерде. Белгечләр аңлатуынча, вегетация, ягъни үсеп җитлегү чорында әлеге үсемлекнең яфракларында, сабагында һәм җимешендә агулы матдәләр туплана. Кешенең тән тиресе борщевикка тисә, әлеге...
Республикада борщевик дигән әшәке үлән көннән-көн ныграк үрчи икән һәм бу халыкның сәламәтлегенә, алай гына да түгел, гомеренә куркыныч тудыра башлаган. Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе шундый мәгълүмат китерде. Белгечләр аңлатуынча, вегетация, ягъни үсеп җитлегү чорында әлеге үсемлекнең яфракларында, сабагында һәм җимешендә агулы матдәләр туплана.
Кешенең тән тиресе борщевикка тисә, әлеге матдәләр тирене пешереп ала. Кайбер очракларда тире бик тирән пешеп, кеше хәтта үләргә дә мөмкин.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев