“Бульнисне белмим дә, кирәк тә түгел”, - ди Вахиттә яшәүче сугыш ветераны Сәгъдулла абый Усманов
Сугыш ветераннарын күреп үскән соңгы буын балалар без. 1941-45 нче елларда әби-бабаларыбыз кичергән авырлыкларны без бүген төштә дә күрмибез. Дөньяларыбыз тыныч, күкләребез аяз, тормышыбыз имин. Безнең якты киләчәгебез өчен үзләренең гомерләрен дә кызганмаган әби-бабаларыбызны онытырга хакыбыз юк! Вахит авылында яшәүче иң өлкән, хөрмәткә лаеклы ветераныбыз Сәгъдулла абый Усмановка 93 яшь....
Сугыш ветераннарын күреп үскән соңгы буын балалар без. 1941-45 нче елларда әби-бабаларыбыз кичергән авырлыкларны без бүген төштә дә күрмибез. Дөньяларыбыз тыныч, күкләребез аяз, тормышыбыз имин. Безнең якты киләчәгебез өчен үзләренең гомерләрен дә кызганмаган әби-бабаларыбызны онытырга хакыбыз юк! Вахит авылында яшәүче иң өлкән, хөрмәткә лаеклы ветераныбыз Сәгъдулла абый Усмановка 93 яшь. Өйләренә кайчан гына керсәң дә, сугыш еллары турында безгә - яшь буынга ул елларның авырлыкларын йөрәге аша үткәреп сөйли.
-Мин 1942 нче елның май аенда сугышка алындым, -дип сүзен башлады ветеран чираттагы тапкыр хәл белергә баруымда.- Иң элек безне Нижегород өлкәсенең Сергач шәһәренә алып киттеләр, мотоциклчылар полкында алты ай укыттылар. Аннары өченче аерым мотоциклчылар полкына билгеләделәр. Барлыгы 40 солдат идек, полковник 17не генә сайлап алды, шулар арасында мин дә бар идем. Ноябрьнең азаклары булгандыр, без дошманга каршы һөҗүм башладык. Сталинның "Бер адым да артка чигенмәскә" дигән приказы чыкты. Бер дә артка чигенмәдек, гел алга бардык. Сөйләгәндә генә кыска, шулай ике-өч ел узып китте. Украинаны, Молдавияны, Белоруссияне, Румынияне, Болгарияне немец илбасарларыннан азат иттек. Австрия башкаласы Венаны азат итеп, анда Җиңү көне уздырдык. Сугыш беткәч, 1945 елда мин авылга ялга, ә 1946 нчы елның май аенда бөтенләйгә кайттым. 9 ел клуб мөдире булып, ә аннары колхозда төзелеш бригадасында эшләдем. Бригадада 25 кеше идек, районда мактаулы булдык. Эшне бер көн дә калдырмадым. 60 яшьтән лаеклы ялга чыктым. Газеталарны бик яратып укыйм. Тормыш иптәшем Нурзидә белән бик матур итеп 53 ел бергә яшәдек. Ул гомер буе колхозда бригадир булып эшләде. Инде 17 ел пар канатсыз яшим. Алты балабыз туды, ике ир малай тугач ук вафат булдылар, ике кызым, ике улым бар бүгенге көндә. Бер улым башка чыкты, берсе үзем белән тора. Ике кызым кияүдә, әйбәт кенә яшиләр, Аллага шөкер, кияүләремнән бик уңдым. Тугыз оныгым бар, оныкчыларым бик күп.
Сәгъдулла абый бүгенге көндә дә сәламәтлегеннән зарланмый. "Бульнис"не белмим дә, кирәк тә түгел, 93 яшемә җитеп, бер тапкыр да анда барганым булмады, барырга да язмасын",-дип елмая ул. Сәгъдулла абый белән горурланабыз, ул - хөрмәткә лаеклы шәхес.
Марсилә ФӘХЕРТДИНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев