5 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Күрше Нократ Аланы кешесе 12 сутый җиренә клевер дип утыртып, чүп үләне үстергән
(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Киров өлкәсе Нократ Аланында яшәүче Киров өлкәсе һәм Удмуртия Республикасы буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсенә (Росселхознадзор) шикаять белән мөрәҗәгать итә. Ул Нократ Аланындагы кибетләрнең берсендә 4 кг клевер орлыгы сатып ала. Әмма чәчкәннән соң билгесез үсемлек шытып чыккан дип хәбәр итә Киров өлкәсе...
-
Җиңү паркы каршындагы мәйданда узган терроризмга каршы теләктәшлек көненнән фоторепортаж
-
Р. Миңнеханов яңа банкнотларда Казан сурәте өчен тавыш бирү финалында актив булырга өндәде
Мөрәҗәгатен ул Казан Кремле һәм КДУның төп бинасы фотолары белән дә җиткерде. (Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ВКонтакте», Instagram һәм Twitterдагы битләрендә республика халкын Россия Банкының яңа банкнотларында Казан сурәте өчен тавыш бирү финалында актив булырга чакырды. «Казан финалистлар сафында! Татарстан башкаласын яклап тавыш бирик! #200Казан», -...
-
Ядегәрдә “Сәвия” чишмәсе ачыла
(Кукмара, 5 сентябрь, "Хезмәт даны") 11 сентябрьдә Ядегәр авылында "Сәвия" чишмәсен ачу тантанасы була. Башлана сәгать 9.00да. Райондашларны, якташларны көтеп калабыз. Авыл имамы.
-
Суганны да көз көне утыртырга мөмкин
(Кукмара, 5 сентябрь, "Хезмәт даны") Без, гадәттә, сарымсакны көздән утыртып калдырабыз. "Земля-землица" газетасында бирелгән язмага караганда, суганны да көз көне утыртырга мөмкин. Түтәлләрдән җәйге уңышны җыеп алганнан соң, эре суганнар арасында үсми калган бик ваклары була икән, аларны сентябрь азагында янә утыртырга була. Кышкы суыкларга бирешмичә, алар иртә язда тишелеп...
-
Машина йөртүче хатын-кыз авылны утсыз калдырган
Әлеге хәл Минзәлә районында булган. Җирле матбугат чаралары хәбәр итүенчә, Түбән Камадан машина йөртүче хатын-кыз тулы бер авылны электр энергиясеннән мәхрүм иткән. "Ford Focus" белән җилдерүче әлеге хатын-кыз юлда идарәне югалта һәм шул сәбәпле юл читенә төшеп киткән автомобиль электр линиясе баганасына килеп бәрелә. Багана ауган, авыл берничә сәгатькә утсыз...
-
Кукмарада дуңгызларда африка чумасын кисәтү мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте (фото)
(Кукмара, 5 сентябрь, "Хезмәт даны") Район ветеринария берләшмәсендә африка чумасын кисәтү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Планнан тыш оештырылган әлеге киңәшмә Чувашия республикасында дуңгызларда әлеге авыру очраклары теркәлү белән бәйле. Анда район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район ветеринария берләшмәсе начальнигы Рифат Кәримуллин, берләшмә хезмәткәрләре, җирлек башлыклары катнашты. Кисәтү чаралары уздыру, районның...
-
Приморье краенда табигый катастрофа
Ерак Көнчыгыштагы Лайонрок тайфуны аркасында Приморье краенда 3678 йортны, 221 км автомобиль юлларын су баскан. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министрлыгының Ерак Көнчыгыш буенча төбәк үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. 17 торак пункт белән транспорт элемтәсе өзелгән. 12 мең кеше утсыз калган. Тайфуннан килгән зыян 1,2 млрд...
-
Кукмарада “Экстремистлыкка – юк!” айлыгы бара
Татарстанда, шул исәптән районыбызда 1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр "Экстремистлыкка - юк!" айлыгы үткәрелә. Аның кысаларында мәгариф, мәдәният, спорт, дини оешмаларда төрле чаралар уздыру каралган. Белем көнендә моннан 12 ел элек Бесландагы терактта һәлак булучыларны искә алу чаралары үтте, террорчылар кулыннан гомерләре өзелүчеләр бер минут тынлык белән искә алынды, шәмнәр...
-
Кукмара янгын-коткару часте егетләре республика ярышында катнашты (фото)
(Кукмара, 5 сентябрь, "Хезмәт даны") Сабаның янгын-коткару часте территориясендә газ һәм төтеннән саклау хезмәте звенолары арасында утыз сигезенче республика ярышлары үтте. Бәйге хезмәт вазыйфаларын башкарган вакытта һәлак булган янгын сүндерүчеләренә багышланган иде. Анда авыл районнарының федераль янгынга каршы сак хезмәте подразделениеләреннән 35 команда катнашты. Кукмара янгын-коткару часте командасы конкурста бишенче...
-
Кукмарада “Халык участок инспекторы” конкурсы башлана
(Кукмара, 5 сентябрь, "Хезмәт даны") 11 сентябрьдән "Халык участок инспекторы" дигән Бөтенроссия конкурсы старт ала. Быел алтынчы тапкыр оештырылучы әлеге конкурс полиция хезмәткәрләренең эшенә тиешле бәя бирү өчен эчке эшләр органнары белән җәмгыять арасындагы хезмәттәшлекне чагылдыруның ачык мисалы булып тора. Нәкъ менә участок инспекторлары үз ведомостволарына керүче территориядә халык белән...