4 декабрь 2017 яңалыклары
-
Аксыбыда Мәүлид кичәсе үткәрелде
Аксыбы авылында Мәүлид кичәсе үткәрелде. Авыл мәчетендә ястү намазы укылганнан соң, янәшәдәге мәдрәсә бүлмәсендә зур мәҗлес оештырылды.
-
Бәя төшә: район газетасына язылып калырга ашыгыгыз!
1 декабрьдә 10 декабрьдә кадәр газета-журналларга язылу ункөнлеге игълан ителә. Аның барышында "Хезмәт даны" һәм "Трудовая слава" газеталарына 2018 елның беренче яртыеллыгы өчен ташламалы бәядән - 609 сум 30 тиеннән язылырга мөмкин. Киләсе елга да бергә булыйк, райондашлар!
-
Вахит авылыннан Нияз Кәримуллин “Без бергә” фестиваль-конкурсында катнашкан
Ульяновск шәһәренең "Руслан" мәдәният сараенда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында VI төбәгара "Без бергә" фестиваль-конкурсының гала-концерты узды.
-
Фото: Район башлыгы хезмәт ветераны Зәйтүнә Мөгыйнованы юбилее белән котлады
Нормабаш авылыннан хезмәт ветераны Зәйтүнә апа Мөгыйнова үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.
-
Фото: Олыяз авылында яшәүче Сабира Гарифуллинага 90 яшь тулды
Юбилярны истәлекле дата белән район башлыгы Сергей Димитриев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, "Урал" хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов, Олыяз авыл җирлеге башлыгы Рамил Мәликовлар котлады.
-
Фото: Чишмәбаш башлангыч мәктәбе укучыларының музейга сәяхәте
100 еллык тарихы булган Зур Сәрдек гимназиясендә искиткеч бай мирас тупланган музей бар. Музей директоры Гөлсинә Зыятдинова укучыларны халкыбызның тарихын, мәдәниятен, холкын чагылдырган стендлар, кыйммәтле экспонатлар белән таныштырды.
-
Тукай урамына котырган төлке кергән
26 ноябрь көнне Тукай урамындагы бер шәхси хуҗалыкның ишегалдына төлке керә һәм эт белән сугыша. Йорт хуҗасы төлкене үтерә. Лаборатор тикшерүләр төлкенең котырган булуын ачыклады. Республика Президенты указы нигезендә Тукай урамында карантин игълан ителде.
-
Фото: Кукмара мәдрәсәсендә Мәүлид мәҗлесләре үткәрелә
Мөбарәк Рабигуль-әүвәл ае дәвамында Кукмара мәдрәсәсендә пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең туган көненә багышланган мәҗлесләр үткәрелеп килә.