Фото: Чишмәбаш башлангыч мәктәбе укучыларының музейга сәяхәте
100 еллык тарихы булган Зур Сәрдек гимназиясендә искиткеч бай мирас тупланган музей бар. Музей директоры Гөлсинә Зыятдинова укучыларны халкыбызның тарихын, мәдәниятен, холкын чагылдырган стендлар, кыйммәтле экспонатлар белән таныштырды.
Балалар зур кызыксыну белән сорауларын яудырып кына тордылар һәм үзләренә кирәкле мәгълүматны алдылар. Музейдан нык тәэсирләр, зур дулкынлану хисләре белән чыктык.
Суфия ШӘФИГУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев