Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аксыбыда Мәүлид кичәсе үткәрелде

Аксыбы авылында Мәүлид кичәсе үткәрелде. Авыл мәчетендә ястү намазы укылганнан соң, янәшәдәге мәдрәсә бүлмәсендә зур мәҗлес оештырылды.

Мәҗлескә килгән авыл халкы алдында Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат хәзрәт Курамшин чыгыш ясап, эчтәлекле вәгазь сөйләде. "Ислам" сүзенең асылын аңлатканнан соң, ул Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с.) шәхесенә, аның тормыш юлына, гыйбрәтле нәсыйхәтләренә кагылышлы кызыклы мәгълүмат җиткерде. Аннары авыл мәдрәсәсендә Мәгърүфә абыстай җитәкчелегендә белем алучы балалар пәйгамбәребезне олылап касыйдә башкарды. Мәҗлес сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган табын артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев