Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тукай урамына котырган төлке кергән

26 ноябрь көнне Тукай урамындагы бер шәхси хуҗалыкның ишегалдына төлке керә һәм эт белән сугыша. Йорт хуҗасы төлкене үтерә. Лаборатор тикшерүләр төлкенең котырган булуын ачыклады. Республика Президенты указы нигезендә Тукай урамында карантин игълан ителде.

Котыру чире - дәваланмый, үлемгә китерә торган куркыныч авыру. Ул хайваннарны гына түгел, кешеләрне дә зарарлый. Котыру авыруы ике формада чагылырга мөмкин - котырынкы һәм тыныч. Котырынкы форма булганда хайван ярсыган, агрессив була, тирә-яктагыларга ташлана. Котыру тыныч формада узганда хайван азыктан, судан баш тарта, тамагы, теле, аскы казналыгы параличлана. Нинди формада булуга карамастан, хайван тешләсә, яки шикле хайван белән бәйләнеш булса, медицинва учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә һәм әлеге территориягә хезмәт күрсәтүче ветеринария белгеченә хәбәр итәргә кирәк.

Авыруны вакцинация белән генә кисәтеп була. Хайваннарга вакцинация ясату бушка, түбәндәге адрес буенча район ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итегез:

Кукмор шәһәре, Л.Толстой урамы, 1нче йорт. Телефон: 8(84364) 2-78-01, 2-76-04.

фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев