4 октябрь 2025 яңалыклары
-
Кукмарада Өлкәннәр декадасы уңаеннан авыл хуҗалыгы продукцияләре ярминкәсе оештырылды
Иртәнге алты тулып китүгә үк сату нокталарында беренче сатып алучылар үзләренә кирәкле товарларны ала башлады.
-
Ачы күз яшьле язмыш
Янсыбы авылының иң өлкән кешесе ул Гыйльминур апа Хәмәтдинова. 1936 елның декабрь аенда туса да, әтисе Яңа ел алдыннан авыл Советына таныклык алырга баргач, андагы җитәкче: «Бар, абый, кайтып тор, бәйрәмнән соң килерсең, кызыңны бер яшькә яшәртик әле», — дип озатып, 10 гыйнварны яздыра.
-
Татарстанда 569 төр хайван һәм үсемлек республиканың Кызыл китабына кертелгән
Россиядә биологик күптөрлелекне саклауга «Экологик иминлек» илкүләм проекты ярдәм итә.
-
Манзарас урта мәктәбенең азык-төлек блогына капиталь ремонт ясалды
Мәктәптә бу уку елында 510 бала белем-тәрбия ала. Аларның һәммәсе кайнар аш белән тәэмин ителә. Белем йорты белән бер түбә астында урнашкан бакчага йөрүче 43 сабый өчен дә ризыклар биредә әзерләнә.