Ачы күз яшьле язмыш
Янсыбы авылының иң өлкән кешесе ул Гыйльминур апа Хәмәтдинова. 1936 елның декабрь аенда туса да, әтисе Яңа ел алдыннан авыл Советына таныклык алырга баргач, андагы җитәкче: «Бар, абый, кайтып тор, бәйрәмнән соң килерсең, кызыңны бер яшькә яшәртик әле», — дип озатып, 10 гыйнварны яздыра.
Чисталык ярата икән Гыйльминур апа. Үзе дә сөбханалла, үз яшенә биргесез күренә. «Тәрәзәләрне ачып җилләттем әле, саф һава рәхәт бит», — дип каршы алды ул. Ялт итеп җыештырылган, якты матур өендә 62 яшьлек улы Раниф белән бергә гомер итеп ятуы. Бу көннәрдә үзләренең бик хәсрәтле вакыты икән: биш баласының иң өлкәне, Можга шәһәрендә яшәгән кызы Равилә авырып вафат булган. Шуңа күрә дә балалар турында сөйләшә башласаң, шунда ук күзләрен яшь пәрдәсе каплый.
Ә гомер юлында күзләрен яшь сарган көннәре, ай-һай, күп була аның. Балачагы авыр сугыш елларына туры килсә, мәктәпнең башлангыч сыйныфын тәмамлауга ук аяклары сызлап интектерә. Байлангарга йөреп, берничә ай гына белем алып кала кызчык, кырпак кар төшүгә, башка укырга бара алмый, иптәшләрен тәрәзәдән карап озатып кала, каршы ала. Әнисе басудагы хезмәтеннән бүленеп йөгереп кенә кайтып, кызын ашатып-эчертеп килә дә янә колхоз эшенә китә. Дәваханәгә дәваларга салабыз, дисәләр, кечкенә Гыйльминур куркуыннан: «Мине анда үтерәчәкләр бит», — дип каршы килеп, янә кычкырып елый башлый...
Бу күз яшьләре әле «баласы» гына булган. Чөнки үсә төшкәч, колхоздагы авыр хезмәт: урман кисү, басуда эшләү янә шушы үсмерләр җилкәсенә төшә. Ә анда инде тешне кысып түзәсе, чөнки башка җиргә барыр чама юк.
«Лаеклы ялга чыккач, колхозда бертуктаусыз 30 ел эшләгәнсез дип, пенсия акчасын 3 мең сумга арттырганнар иде. Иптәш хатын белән бервакыт искә төшереп исәпләдек, 1952 елларда „Кызыл Йолдыз“ колхозына безне 14-15 яшьтә урман кисәргә, чистартырга алып барганнар икән. „Тәмле чишмә“ дигән хуҗалыкка да йөрдек. Бик авыр хезмәт булып истә калган. Кышларын үзебезнең колхозда да эш күп иде инде», — ди хезмәт ветераны Гыйльминур апа, үткәннәрне искә алып.
Фермада сарык йоны алулары, аннан бер метр биеклектәге сарык тиресен чыгарулары, авырлы көе фермага су кертү өчен траншея казулары да Гыйльминур апаның хәтереннән җуелса да, авылдашларының истәлекләрендә яши.
«Колхозда безнең ише карусыз хатыннарны ирләрнең иң авыр эшенә юк кына түләү хакына йөрттеләр. Берсендә колхозга бер вагон ашлама кайткан иде. Авыл кырыенда Мәгъсүмә апа, Мәрьям апа белән, шуны чиләкләп трактор арбасына төяп, басуга чыгарырга әзерләдек. Безнең белән бер ир-ат та бар иде, ул бераз эшләгәч, чиләген тотып атып, „матур“ сүзен әйтеп кайтып китте. Без, өч хатын-кыз, вагонны бушатып бетердек тә аннан авырдык. Яз көне Шәмәрдәннән ашлама ташый идек. Канап беткән аягыбызда күтәртмәле чабата», — дип сүзен дәвам итте ул.
Гыйльминур апа бер-бер артлы биш бала таба да 14 ел гомер иткән ирен мәңгелеккә югалта.
Аянычлы язмыш... Колхозда ДТ тракторында эшләүче Ризагыйтдин ул көнне өенә кайтып, тиз генә ашап-эчеп ала да, тракторымның бер җирен аз гына рәтләп бетерәсем калды дип, ашыгып чыгып китә. Һәм... башка беркайчан да үз аягы белән йорт тупсасын атлап керә алмый. Ул трактор арбасын ремонтлаганда аны нечкә генә бер агач пүкәненә куйган була. Ә аңа булышырга килгән 15 яшьлек сабанчы егет белән үзенең әле укырга да кермәгән улы арбаның ниндидер бер җиренә ялгыш кына тия. Көчле ир-атлар да кузгата алмаган әлеге винт ычкынып китеп, арба Ризагыйтдинның өстенә килеп төшә. Күтәреп алырга күпме генә тырышсалар да, техниканы кузгату мөмкин булмаганлыктан, фаҗигагә тарыган тракторчы бик нык имгәнә. Нәтиҗәдә биле сынган, аякларына зыян килгән биш бала атасы өч ел буе өендәге караватта ятарга мәҗбүр була. «Гыйльминур, сине каһәрләгән булсам гафу ит, аякка баса алсам, күтәреп кенә йөртер идем», — дип сызланып, әрнеп бакыйлыкка күчә йорт хуҗасы.
«Берүземә берсеннән-берсе кечкенә биш бала, авыр булды инде. Ризагыйтдин урын өстенә калгач та, бер мотоцикл йөге печән алып килеп бушаттылар, азрак торгач — икенчесен. Башка ярдәм күрмәдек. Мәгъсүмә апа да, мин дә гомер буе кимсенеп яшәдек, эш кешесе эш көнендә генә кадерле шул, эш беткәч оныталар дип үзара сөйләшә идек. Безне белүче дә, мактаучы да булмады. Кызларым сигезенче сыйныфны тәмамлауга, Кукмарадагы мех фабрикасына эшкә керделәр. Кичләрен бергәләп шәл бәйләдек, аның исәбе юк инде, аз булса да балаларыма ярдәм итәрмен дип, 2350 сум акчаны кассага салган идем, анысы да янды. Бу өйне салганда улым аның тиеннәрен алды. 70 яшемә кадәр сыер малы асрадык. Ирле кеше болай йөрми бит инде дип әрни идем», — ди Гыйльминур апа.
Барлык авырлыкларга карамастан, Гыйльминур апа көчле рухлы, сабыр хатын-кыз булып кала алган, балаларын аякка бастырырга тырышкан. Аның тормыш юлы — ул чорның авырлыкларын, хатын-кызларның фидакарьлеген чагылдырган бер тарих. Ә язмышы, күпме газаплар кичерсә дә, кеше рухының ныклыгын, ана мәхәббәтенең чиксезлеген күрсәтә.
фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев