4 октябрь 2017 яңалыклары
-
Кукмарада наркотикларга каршы комиссиянең чираттагы утырышы булды (фото)
Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев үзенең чыгышында райондагы наркотиклар белән бәйле хәл, наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләргә чик кую һәм аларны ачу буенча эшләр, шулай ук "Мәк-2016" оператив- кисәтү операциясенең нәтиҗәләре турында сөйләде. Наркоманлыкны кисәтү программасын тормышка ашыру кысаларында Урта Комар һәм Ош.Юмья авыл...
-
Синоптиклар һава торышының бозылу ихтималын җиткерә
Иртәгә Татарстанда көчле җил чыгарга мөмкин
-
“Тойма” җәмгыяте өлкәннәрне бәйрәм белән котлады
"Тойма" җәмгыяте Өлкәннәр көне уңаеннан Туембаш һәм Чуллы авылларында яшәүче 246 өлкән кешегә бәйрәм пакетлары таратты, андагы күчтәнәчләр өлкәннәр күңеленә бик хуш килде, дип хәбәр итте Туембаш җирлегенең башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Галия Гыйниятуллина.
-
Көзге чакырылышта Кукмарадан 80гә якын егет армиягә китәчәк
Беренче төркем 20 октябрьдән соң юлга кузгалачак дип планлаштырыла
-
Лельвиж авылының башлангыч сыйныф укучылары “Көзге мәрхәмәтлелек атнасы” акциясендә катнаштылар
"Көзге мәрхәмәтлелек атнасы" кысаларында Лельвиж авылы китапханәчесе Людмила Егорова башлангыч сыйныф укучылары белән Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган тормыш иптәше Валентина Кузнецованың хәлен белергә бардылар.
-
Олыязда өлкәннәргә игътибар зур (фото)
1992 елдан бирле илебездә үткәрелеп килә торган Өлкәннәр көнендә кайбер оешма-учреждение җитәкчеләре, кризиска сылтап, Өлкәннәрне елга бер булса да җыеп хөрмәтләүне күтәрә алмаслык авыр йөк дип санаса, Олыяз авыл җирлегендә мәһабәт клуб бинасына дүрт авылның аякка басып йөри алырлык барлык пенсионерларын җыеп кунак иттеләр. Өстәлләрдә туй сые. Әле алдагы көндә...
-
Подписка декадасы: бәяләр төшә, язылып кал!
5 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр газеталарга язылу декадасы игълан ителә. 2018 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга ташламалы бәядән язылырга мөмкин. Шул исәптән "Хезмәт даны" газетасына 6 айга 609 сум 30 тиеннән (хәзерге бәясе 660 сум), бер елга 1217 сум 63 тиеннән (хәзерге бәясе - 1320 сум) языла аласыз. Мөмкинлекне кулдан...