4 февраль 2017 яңалыклары
-
Фаҗигале төстә гомере өзелгән Эльмира Гәрәева: «Хыялланган ролем әле уйналмады»
Җаннарны тетрәндергән кайгылы хәбәргә йөрәкнең ышанасы килми. Ике ай элек кенә Минзәлә театры коллективы Казанга гастрольләргә килгәч, "Шәһри Казан" журналисты Эльмира Гәрәева белән әңгәмә корган иде. Шуны кабат сезнең хозурга тәкъдим итәбез. Минзәлә Татар дәүләт драма театрында 21 ел хезмәт куйган Татарстанның атказанган артисты Эльмира Гәрәеваның сәхнәдә уйнавы тамашачыны битараф...
-
Бакчачыга ай календаре
«Шәһри Казан»
-
Бүген Эльмира Әхмәтханованы соңгы юлга озаттылар
Кичә Минзәлә районы җирлегендәге М-7 трассасында Лада Калина җиңел машинасы белән "МАН" йөк автомобиле бәрелешү сәбәпле, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары: Эльмира Әхмәтханова һәм Эльмира Гәрәева арабыздан вакытсыз киттеләр. Бүген Эльмира Әхмәтханованы туган ягында Актаныш районы Иске Байсар авылы зиратында җирләделәр. Аның белән хушлашырга Минзәлә, Чаллы,...
-
Куркыныч юл һәлакәте: фуралар бәрелешкән (фото)
Югары Ослан районында М7 трассасының 759нчы километрында булган һәлакәтнең нечкәлекләре ачыкланган. Бу хакта « Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Искәртеп үтик, моңа кадәр «Татар-информ» М 7 трассасында җитди һәлакәт нәтиҗәсендә Гаврилково авылыннан ерак түгел автомобильләр тупламы барлыка килгән дип...
-
Рәнис Габбазовка кем һөҗүм итә?
Р. Ваһапов фестивале лауреаты, моңлы җырчы Рәнис Габбазовның рәсми төркеменә хакерлар һөҗүм иткән. Әмма төркем Ваһапов фонды ярдәме белән тиз арада үз хәленә кайтты, эшләвен дәвам итә. Ни өчен Рәниснең төркеменә һөҗүм ясаганнар? Гастрольгә әзерләнеп йөрүче яшь җырчының кәефен төшерү максатыннан эшләнелгән явызлыкмы бу? Бәлки Рәнис Габбазовның дошманнары бардыр? -...
-
Балага дини тәрбияне кайчан бирә башларга? (сорау-җавап)
Бала тәрбияләүнең төрле ысуллары бар. Берәүләр японнарныкын, икенчеләре инглизләрнекен хуп күрә дигәндәй...«Мин үземне бар яктан да туры килгән мөселман хатыны дип санамасам да, балама дини тәрбия бирәсем килә, - дип яза Intertat.ru электрон газетасына Халидә Кашапова.- Җәй көнендә үзебезгә янындагы мәчеткә дә йөртергә исәпләп торам. Улымны ялгызым гына үстерәм. Киләчәктә...
-
Бер күрдем дә, сиңа гашыйк булдым, миңа гына насыйп ярдыр, дип
Үз насыйбыңны, үзеңә тиң ярны табу зур бәхеттер ул. Икең бергә җигелеп тормыш йөген тартканда, шатлыкны да, борчуны да уртак итеп күтәргәндә генә гаилә нигезе нык, аның киләчәге ышанычлы була. Әмма һәркемнең холкы төрле: берәүләр гомере буе тормыш юлдашына карата мәхәббәтен аңлатып яшәргә уңайсызланса, икенчеләре хисләрен көн саен, сәгать саен...
-
Авылдашыбыз Тимерхан
Ятмас-Дусай - районыбызда иң борынгы авылларның берсе. Үзенә генә хас гореф-гадәтләре, яшәү рәвеше, җыр-моңнары, легендар "Дусай көе", аны тальянда өздерүче Әбүзәр Шиһабиев, "Әби патша" юллары, Кәрпи урманнары, Мишә елгалары белән аерылып тора ул. Ә Дусай кешесенең тырышлыгы, башкаларга ярдәмчел булулары "Дусай бабай" турындагы легендада ук чагыла. Ятмас-Дусай кешеләре кем булуларына,...
-
Район газетасына алдан язылу игълан ителә
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2017 елның икенче яртыеллыгы өчен район газетасына 1 февральдән 31 мартка кадәр алдан язылу игълан ителә. Бу чорда аңа 620 сум 70 тиеннән, ә оешмалар 710 сум 70 тиеннән язылап ала. Апрель аенда подписка бәяләренең артуы көтелә. Газетага арзанрак бәядән язылып калыйк, быелның икенче яртысында да бергә...
-
Югалган Степан
-Степан, Степан! Степанчигым, кайда син? - дип, бөтен подъездны яңгыратып кычкыруын дәвам итте күршебез. Күршеләребез күптән түгел генә күченеп килделәр, шуңа күрә мин Степанның үзе белән таныш түгел, әмма ишетеп өлгердем инде. Күрше хатын үзе олы яшьтә, ачык йөзле, һәрчак елмаюлы. Әмма бүген кәефе юк. Арыган, чәчләре юньләп таралмаган: эзләүдән...
-
Татарстанның 8 районында мәктәп укучыларның туклану бәяләре арткан
Республиканың җиде районында киресенчә мәктәптә ашау бәясе төшкән. (Казан, "Татар-информ", Надежда Гордеева). 2016-2017 уку елында Татарстанда 95,9 процент укучылар кайнар аш белән тәэмин ителгән. 1 - 4 сыйныфларда бу сан 98,3 процент, 5 - 9 сыйныфларда 95,3 процент, 10 - 11 сыйныфларда 92,2 процент тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы...
-
“Иң яхшы гаилә фермасы-2016” илкүләм бәйгесең җиңүчеләр арасында кукмаралылар да бар
"Иң яхшы гаилә фермасы-2016" илкүләм бәйгесендә Татарстаннан 3 крестьян-фермер хуҗалыгы җиңү яулады. Алар арасында Пчеловод авылыннан Роберт Димитриев крестьян-фермер хуҗалыгы да бар. Конкурска Россиянең 11 төбәгеннән катнашучылар заявка юллаган. Шулардан 28 крестьян-фермер хуҗалыгы икенче этапка узган. Бәйге нәтиҗәләре буенча, Роберт Димитриев крестьян-фермер хуҗалыгы "50 башка кадәр" номинациясендә беренче урынны алган.
-
Иң начар чир – ялкаулык чире
Районыбызның үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә. Аның чираттагысы Өркеш һәм Нырты авыл җирлекләрендә үткәрелде. Әлеге җыелышлар вакытында күп авыл җирлекләрендә булырга туры килә. Бер җирлектә дә халыкның барыннан да канәгать булып, фикер-тәкъдимнәрен җитәкчелеккә җиткерми таралышканы юк. Ә Өркеш белән Нырты авыл җирлекләрендә сораулар аеруча күп булды....
-
Кукмарада мәгариф идарәләре җитәкчеләре урынбасарларының республика семинары узды
Күппрофильле лицейда мәгариф идарәләре җитәкчеләре урынбасарларының республика семинары узды. Әлеге чара күргәзмә белән танышудан башланды. Семинарда район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова, район мәгариф идарәсе начальнигы Роберт Мансуров, аның укыту-методик эш буенча урынбасары Диләрә Ганиевалар чыгыш ясады. Алга таба...