Иң начар чир – ялкаулык чире
Районыбызның үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә. Аның чираттагысы Өркеш һәм Нырты авыл җирлекләрендә үткәрелде. Әлеге җыелышлар вакытында күп авыл җирлекләрендә булырга туры килә. Бер җирлектә дә халыкның барыннан да канәгать булып, фикер-тәкъдимнәрен җитәкчелеккә җиткерми таралышканы юк. Ә Өркеш белән Нырты авыл җирлекләрендә сораулар аеруча күп булды....
Районыбызның үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә. Аның чираттагысы Өркеш һәм Нырты авыл җирлекләрендә үткәрелде.
Әлеге җыелышлар вакытында күп авыл җирлекләрендә булырга туры килә. Бер җирлектә дә халыкның барыннан да канәгать булып, фикер-тәкъдимнәрен җитәкчелеккә җиткерми таралышканы юк. Ә Өркеш белән Нырты авыл җирлекләрендә сораулар аеруча күп булды.
Бүгенге көндә авылларда чүп җыюны оештыру иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Аның актуальлеген аңлап, бар халык бергә, оешкан рәвештә эшләгәндә генә ниндидер нәтиҗәләргә ирешергә була. Чөнки кемдер бу хезмәт өчен түләп, икенчеләре баш тарткан очракта авылдашлар арасында да каршылыклар туарга мөмкин. Бер кеше айга 29 сум 43 тиен күләмендә акча түләргә тиеш, бу әллә ни зур сумма да түгел, югыйсә. Өркеш авыл җирлегендә дә җыелыш барышында 82 яшьлек бер абзый: "Миндә чүп юк", - дип каршы чыкты. Ныртыда да чүп җыю мәсьәләсенең чишелеше белән килешмәүчеләр бар иде.
Барлык җирлекләрдә дә каты көнкүреш калдыклары "Экосервис" җәмгыяте белән килешү нигезендә җыела. Элеккеге кебек авыллар янында чүп полигоннары булдыру тыела. Язга чыксак, җирләр кардан арчылу белән әлеге мәсьәлә баш калкытачак. Елга-инеш буйлары, агач араларына ташлап калдырылган чүп-чар тирә-ягыбызны ямьсезләп торачак. Чисталык һәркемнең үзеннән тора, ә тәртипне саклый алмаучыларга штраф түләргә туры киләчәк. Каты көнкүреш калдыкларына нәрсәләр керә һәм башка шуңа кагылышлы сораулар турында газета битләрендә дә берничә тапкыр яктыртылды. Капка төбендә төзелеш материаллары булганда да авыл җирлегеннән белешмә алырга кирәклеген онытмасыннар иде.
Инде үзара салым җыю берничә ел рәттән үткәрелсә дә, аңа бәйле аңлашылмаучанлыклар һәр җирлектә диярлек күзәтелә. Үзкертем акчалары түләүдән кемнәр азат ителә, күләме ничә сум, әлеге акчалар нәрсә өчен тотылган... Бу җирлек башлыкларының халыкка дөрес итеп аңлатып җиткермәвеме?! Югыйсә, референдум үткәрелә, җыелган акчаларның кайда, нәрсә өчен тотылачагы бергәләп хәл ителә.
Һәр җирлектә диярлек юл, ут, су мәсьәләләре кузгатылмыйча калмый. Шуңа күрә үзкертем акчаларының да күп өлеше әлеге проблемаларны хәл итүгә юнәлтелә.
-Үзара салым акчасына Төркәшнең су башнясы авыл башына күчереп, ремонтланды, тирә-ягы койма белән әйләндереп алынды. "Насыйр" чишмәсенә өстәмә торба сузылды. Шулай ук янгын гидранты, кран, кире ябу клапаны урнаштырылды. Әлеге эшләргә барлыгы 236 мең сум күләмендә акча тотылды. Ныртыда исә Татарстан урамы юлына 276 метрга вак таш җәелде. Балалар бакчасының уен мәйданчыгына өстәмә дүрт төрле җиһаз кайтартылды. Ә 2017 елда җыелган акча Яңа Чәбия һәм Нырты авылын су белән тәэмин итүгә планлаштырыла, - диде Нырты авыл җирлеге башлыгы Рафыйк Заһидуллин.
Өркеш авыл җирлегендә дә үзара салым программасын юлларны төзекләндерү һәм башня ремонты өчен файдаланганнар. "Югары Арбашка - 210 метр, Өркешкә - 202 метр, Түбән Арбашка - 46 метр, Октябринога - 13,5 метр һәм Хасановка авылына 18 метр юлга таш түшәлде. Өркеш авылы башнясы буятылып, киртә белән әйләндереп алынды", - диде Өркеш авыл җирлеге башлыгы Альбина Әгъләмова.
Халык - бер, аның яшәү рәвеше генә төрле, дигән гыйбарә яши. Чыннан да, һәр төбәк көнкүреше, үзенә генә хас үзенчәлекләре белән аерылып тора. Кайдадыр терлек асрап, итек басып көн күрәләр, икенчеләре читкә чыгып китеп эшләүне кулай дип таба, читтән ярдәм булыр дип, могҗиза көтеп яшәүчеләр дә юк түгел, әмма һәркемнең дә заманча, яхшы шартларда гомер итәсе килә. Районда үрнәк алырлык җирлекләр күп. Анда да гап-гади кешеләр яши, әмма аларда үзмәшгульлек киң үсеш алган. Элеккедән калган "Сыерлы кеше - сыйлы кеше", дигән әйтем бүгенге көндә дә үзенең актуальлеген югалтмый. Сыер санын арттыручы шәхси хуҗалыкларга абзар төзү өчен дәүләт тарафыннан зур ярдәм каралган, сөт җыю бәяләре дә җитәкчелек тарафыннан контрольдә тотыла. Нырты, Өркеш халкын да ялкаулыкта гаепләп булмый, әмма, күзәтүләрдән чыгып, шундый фикергә киләсең: бу төбәктә яшәүчеләргә әле кыюлыкны учка җыеп эш башлау өчен тәвәкәллек җитеп бетми.
-Тормыш шартларыннан зарланып кына берни дә үзгәртеп булмый. Элеккеге кебек коллектив хуҗалыкларга да өметләнә торган вакытлар артта калды. Һәркем үзенең киләчәген үзе төзи. Ә моның өчен дәүләт тарафыннан барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Каз бәбкәләре үстерегез, мал-туар асрагыз, парник-теплицалар төзегез. Эш төрләре бик күп бит, эзләнергә кирәк, - диде район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин да, халыкка мөрәҗәгать итеп. Аның сүзен җөпләп, өлкән яшьтәге бер абый да: "Шулай, иң начар чир - ялкаулык чире", - дип әйтеп куйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев