3 август 2017 яңалыклары
-
Казанда бер билет белән берничә автобуста йөреп булачак
Җәмәгать транспортының маршрут схемасы күпләрдә ризасызлык уята. Казанда халык, автобуслар йөрешен үзгәртергә кирәк, дип, шәһәр мэриясенә дә еш мөрәҗәгать итә. Казанга килгән авыл халкы өчен дә аңлаешлы, тиешле урынга тиз алып барып җиткерә торган маршрутлар кирәк. Ниһаять, киләсе елның 1 маеннан Казанда җәмәгать транспорты яңача йөри башлаячак. «Барлык халыкның да...
-
Кукмарада "Автоледи" бәйгесе узды (фото)
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе каршындагы мәйданда "Автоледи - 2017" республика бәйгесенең район туры узды.
-
Владимир Путин Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында катнашучыларны сәламләде
Телеграмманы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин укып җиткерде.
-
Кукмарага эш визиты белән мәгариф министры килде (фото)
Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов эш визиты белән Кукмарага килде.
-
Ишегалдын кем чистартыр?
Әлеге фоторәсемне безгә Кукмараның Ленин урамы, 71нче йорт ишегалдыннан төшереп алып килделәр. Күрәсездер, кеше буеннан да биегрәк әрекмәннәр, алабута үскән анда.
-
Кукмара өчен горурландым
Җәйге ялыбызда күрше районнарны әйләнеп кайткан идек. Балтачка баргач, тәмле су алырга дип, кибетләрнең берсенә кердек. "Лимонадның берничә төрлесе бар - менә Арчаныкы, Кенәрнеке, Самараныкы, Ижевскиныкы. Кукмарада ясалганы да бар, анысы - иң тәмлесе", - диде сатучы ханым, көләч елмаеп. Чит җирдә чыгарылганын авыз итәргә исәп бар иде, үзеңнекен шулай...
-
Кукмаралы “Милли сорау һәм җавап” тапшыруында катнашты
"Татарстан Республикасында удмуртларның милли-мәдәни автономиясе" төбәкара җәмәгать оешмасының башкаручы директоры Марина Иванова -Спиридонова "Яңа гасыр" каналында бара торган "Милли сорау һәм җавап" тапшыруында катнашты.
-
Икмәкле булырбызмы?
Узган ел игеннәрне урып-җыюга 24 июльдә керешелгән. Ә быел, көннәр җылы, кояшлы торганда да, ашлык өлгерергә тагын атна-ун көн кирәк, диләр агрономнар. Ә явымлы һава торышы сакланса? Табигать авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен узган елларда корылык белән сынаса, быел әнә шулай салкын, юеш җәй белән сыный.