Узган ел игеннәрне урып-җыюга 24 июльдә керешелгән. Ә быел, көннәр җылы, кояшлы торганда да, ашлык өлгерергә тагын атна-ун көн кирәк, диләр агрономнар. Ә явымлы һава торышы сакланса? Табигать авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен узган елларда корылык белән сынаса, быел әнә шулай салкын, юеш җәй белән сыный.
-Хәлләрегез ничек? - дип кызыксынуыма каршы, "Тукай" агрофирмасы комбайнчысы Илшат Шәфигуллин да:
-Хәлләр ярыйсы, кәеф кенә юк, - дип җавап кайтарды.
-Нигә? - дим.
-Яңгыр ява, игеннәр өлгерми, кырга чыгып булмый, - ди ул.
Аларның хәлен аңлап була: ел да урып-җыюда катнашкан кешенең күңеле басу-кырларга тартыладыр. Урак күпләп акча эшләү сезоны да бит әле ул. Узган ел, әнә, иң күп ашлык суктырган кыр корабын иярләүчеләр икесенә 140 мең сум хезмәт хакы алганнар. Әмма бу якларны болытлар аеручы үз иткән икән шул, яумый калган көн сирәк, диләр. Аның каравы, мул дымның басудагы игеннәргә, үләннәргә файдасы булмый калмады. Район хуҗалыкларында һәр гектардан уртача 60-70шәр йентнер ашлы вәгъдә иткән басулар бар.Шул уңышны югалтуларсыз җыеп, амбарларга сала алырбызмы, икмәкле булырбызмы? Монысы инде урып-җыюга хәзерлек дәрәҗәсенә, эшкә керешкәч, техниканың сынатмавына, комбайнчыларның өлгерлегенә бәйле. "Тукай" агрофирмасында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә дә сүз шул хакта барды.
Агрофирмада уракта катнашачак техника хәзерлек сызыгына куелган. Инде ничә тапкыр сүтелеп-җыелган алты бөртек суктыру, ике ашлык егу комбайннары янына агролизингка алынган өр-яңасын да китереп бастырганнар. Бәясе саллы - 6 миллион ярым сум тора икән. Комбайннарны сафка бастыру өчен 6 миллион 800 мең сумлык запас детальләр дә сатып алганнар. Моңа инвестор да зур өлеш керткән.
-Мин февраль аенда бирегә директор итеп билгеләнгәндә агрофирманың хәле җиңелләрдән түгел иде. Терлекләрне ашатырга азык калмаган, бозау алу түбән, үлем буенча күрсәткечләр югары. Техника начар хәлдә, хезмәт хаклары түләнмәгәч, механизатор кадрлар да таралып беткән. Иң аянычы - халыкның хуҗалыкның яңадан аякка басачагына ышанычы калмаган. Сөйләшеп, уртак тел таптык, акрынлап боз кузгала башлады. Алты ай эчендә хезмәт хаклары буенча бурычларны, 12 миллион сум күләмендә салымнар түләдек, - дип, агрофирмадагы хәлләр белән таныштырды башкаручы директор Рөстәм Мөбарәкшин.
Алтын куллы, тәҗрибәле комбайнчылар, инженер-техник хезмәткәрләр тырышлыгы белән иске техникага да җан өрә алганнар. Әмма аларга эш күләме бик зур. Район буенча бер комбайнга 282 гектар туры килсә, биредә бу күрсәткеч 402 гектар тәшкил итә. Исәпләүләр буенча, мондый эш күләме белән басудагы ашлыкны җыеп алу өчен 34 көн вакыт кирәк булачак икән. Көзнең ничек киләчәген алдан фаразлап булмый, көннәр дә кыскаруга таба бара. Шуңа соңлап керешеләчәк урак көтелмәгән сюрпризлар ясамый калмас. Шулай да оптимист булып, басудагы игеннәр югалтуларсыз җыеп алыныр дип өметләник, һәрхәлдә тукайлылар үзләре уракны үз көчләре белән башкарып чыгарга ниятлиләр.
Көзге чәчүгә дә ерак калмады - 10 августта әлеге җаваплы эш көтеп тора. Аңа кадәр чәчү эшләре башкарылачак басулардагы катнаш азык культуралары уңышын җыярга, туфракны эшкәртергә, орлык хәстәрләргә кирәк. Авыл хуҗалыгындагы эш һава торышы белән бәйле булгач, һаман шул яңгырны телгә алмый хәл юк: терлек азыгы туплау да быел катлаулы шартларда бара. Тукайлылар 4600 тонна сенаж, 543 тонна печән хәзерләгәннәр.
Терлекчелектә эшне табыш алырдай итеп көйләү өчен иң элек азык базасының нык булуы кирәк. Югыйсә, биредәге кебек көнгә һәр сыердан уртача 11,2 килограмм сөт савып ерак китеп булмый. Бу бит җәй уртасында - яшел азыкның иң мул чагында. Әнә,"Урал", Вахитов исемендәге хуҗалыкларда бүгенге көндә сыерларның продуктлылыгы 25-29 килограммнан артып китә.
-Басуда иген бар, үләннәр дә мул. Җитәрлек итеп терлек азыгы хәзерли алсагыз, күрсәткечләрегез дә яхшырыр. Ә гомумән алганда, уңай якка үзгәрешләр бар, - дип бәяләде район башлыгы Сергей Димитриев, техниканың һәм Ташлы Елга авылы фермасындагы хәлләрнең торышы белән танышканнан соң.
Ә төп бәя урып-җыюдан соң - игеннәр амбарга кергәч бирелер.
Нет комментариев