3 июнь 2017 яңалыклары
-
Продюсер Рифат Фәттахов: “Илфак бу дөньядан Илсөяне кичереп китте”
"Илфак Шиһапов бу дөньядан Илсөя Бәдретдинованы кичереп китте" - бу сүзләрне «Татар-информ» хәбәрчесенә танылган татар продюсеры Рифат Фәттахов әйтте.
-
Мичкәдә сәяхәт
Бу хәл Янил авылында, үткән гасырның 54-55 елларында булгандыр, безгә 12-13 яшь, шаян, шук вакытлар иде. Ноябрь башлары гына булуга карамастан, боз бик каты каткан иде инде. Каникулда, күрше малайлары белән җыелышып, су буена - ат абзарлары артында ике елга кушылган җиргә, бозда хоккей уйнарга төшеп киттек. Ясалма кәшәкәләр, ә...
-
Быел шәһәр һәм авылларны яшелләндерү бурыч итеп куелган иде (фото)
Быел шәһәр һәм авылларны яшелләндерү бурыч итеп куелган иде. Мәктәп, балалар бакчалары, төрле оешма-учреждение коллективлары, мәдәният хезмәткәрләренең көче белән бүгенге көнгә 1437 куак, 8759 төп агач үсентесе утыртылган. Тагын 4910 үсентү утырту планлаштырыла. Әлеге изге эштә Манзарас авыл җирлеге дә актив катнашкан. Бу турыда җирлек башлыгы Рашидә Хәбибуллина белән сөйләштек....
-
МЧС: Татарстанда, көн үзәгеннән башлап, көчле җил һәм яшенле яңгыр көтелә
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе Татарстанда 3 июньдә 12 дән 18 сәгатькә кадәр һава торышы бозылачагын кисәтә.
-
“ВКонтакте”дагы 7 мең төркем хуҗасын җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр
Социаль челтәрләрдә балигъ булмаганнар арасында суицид очрагын пропагандалауга корылган сайтларны тыю турындагы закон кабул ителгән очракта, "ВКонтакте" социаль челтәрендә 7 меңнән артык төркем булдыручыларны җинаять җаваплылыгына тартачаклар. «Россиянең яшь юристлары" хәрәкәте куркыныч төркемнәрнең мониторингын төзегәннән соң, шундый нәтиҗәләргә килгән, дип яза "Реальное время". Алар бу куркыныч сайтлар турындагы мәгълүматны Роскомнадзорга...
-
Язгы моң (шигъри мизгел)
Тузганаклар сары чәчәк атса, Күңелләрне сагыш-моң баса. Нигә икән ансын әйтә алмыйм... Яз җиткән бит җирдә, ләбаса. Сары төс ул - сары сагыш, диләр, Дөрес әйтелгәндер, мөгаен. Ул көннәрдә гел моңаеп йөрим, Язда да бар икән бит моң ае. Озак тормый, ләкин сары чәчкә Ак тузганак булып оча ул. Моңсулык...
-
Күкшел авылыннан Миннегөл һәм Миннехан Абдуллиннарга карап сокланмый мөмкин түгел
Абдуллинарның бәрәңге бакчаларының яртысын биләп алган 60ка 8 метрлы зур теплица үзе генә дә ни тора!
-
Кукмараның “Баламишкин” гармунчылар ансамбле Башкортостанда үткән фестивальдә катнашты
Башкортостан Республикасының Яңавыл шәһәрендә халык иҗатын сөючеләр өчен Фатыйх Ихсанов исемендәге "Моңга бай гармун бәйрәме" дигән фестиваль үтте.