3 май 2017 яңалыклары
-
Кукмарада район Советының чираттагы утырышы узды
Бүген өченче чакырылыш район Советының чираттагы унтугызынчы утырышы үткәрелде. Анда Кукмара поселогына шәһәр статусы бирелү сәбәпле, Кукмара муниципаль районы Уставына үзгәрешләр кертү проекты тикшерелде. Шулай ук 2017 елның 1 кварталы бюджеты үтәлеше йомгаклары каралды.
-
Яңа акция: Тәгәри китте “сары йомгак”!
Тиздән, бик тиздән җирдән ямь-яшел чирәм калкып чыгар да, аның өстенә, сап-сары тәңкәләр булып, каз бәбкәләре сибелер. Ярата шул безнең халык кош-корт үстерергә. Каз итеннән тәмле бәлешләр, өчпочмак, мантый, каз шулпасы пешерергә, түшкә-түшкә казларны күчтәнәчкә таратырга... Каклаган казы гына да ни тора бит! Данлыклы Татар Толлысы казлары хуҗасы Ленар Баһаманов...
-
Район башлыгы май аеның юбилярларын бәйрәмнәре белән котлады
Май аенда Кукмарадан Саимә Гайнетдинова, Анна Сергеева, Камышлыдан Мәдинә Сәйфетдинова, Байлангардан Асия Дәүләтшина, Киндеркүлдән Гатия Гыйләҗеваларга 90 яшь тула.