Район башлыгы май аеның юбилярларын бәйрәмнәре белән котлады
Хәбәрләр

Район башлыгы май аеның юбилярларын бәйрәмнәре белән котлады

Май аенда Кукмарадан Саимә Гайнетдинова, Анна Сергеева, Камышлыдан Мәдинә Сәйфетдинова, Байлангардан Асия Дәүләтшина, Киндеркүлдән Гатия Гыйләҗеваларга 90 яшь тула.

Район башлыгы Сергей Димитриев ветераннарны олуг юбилейлары белән ихластан котлый, аларга күңел тынычлыгы, сәламәтлек, балаларының, оныкларының, якыннарының хөрмәтен тоеп яшәүләрен тели.


Нет комментариев