3 май 2017 яңалыклары
-
Югары Арбашта балалар язучысы Йолдыз Шәрәпова иҗатына багышланган кичә үтте (фото)
Югары Арбаш авылы китапханәчесе Нурфия Тимербаева, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергәлектә, киң катлам китап укучылар өчен "Йолдыз булып туган Йолдыз" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Әлеге кичә балалар язучысы Йолдыз Шәрәпова иҗатына багышланган иде. Китапханәче тамашачыны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштырды. Мәктәп укучылары Йолдыз Шәрәпованың шигырьләрен сәнгатьле...
-
“Ләйсән”дә зурлап Тукай туган көнен билгеләп үттеләр (фото)
Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган атналык кысаларында Кукмара бистәсе дүртенче номерлы "Ләйсән" балалар бакчасында күптөрле чаралар узды. Балалар бакчасында татар һәм рус телләрен яхшы беләләр. Әмма төп тел - татар теле. Туган тел бәйрәмендә дә катнашучы балаланың һәркайсы Тукай әсәрләрен саф татар телендә башкаруы белән сөендерде. Бәйрәм матур...
-
Олыязлылар өмәгә чыкты (фото)
Олыяз авылы мәдәният йорты, китапханә, почта, җирлек советы хезмәткәрләре өмәгә чыктылар. Мәдәният йорты территориясе, посадка яннары чүпләрдән чистартылды.
-
Ятмас Дусай мәктәбе укучылары янгын сүндерүчеләрнең хезмәте белән танышты (фото)
Ятмас Дусай башлангыч мәктәбендә янгын-сак хезмәте барлыкка килүгә 368 ел тулуга багышланган ачык дәрес узды. Дәресне Ятмас Дусайдагы янгын күзәтчелеге пункты начальнигы Н.Галиев алып барды. Ул янгын сүндерүчеләрнең хезмәте, мәктәптә һәм көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре хакында сөйләде, бәла-каза килеп чыккан очракта хәбәр итү өчен телефон номерларын искә төшерде. Шулай ук...
-
Быел бәрәңгене майның икенче яртысында гына утыртырга кирәк
Җитте! Фитнес, тренажер залы, солярий вакыты җитте. 1 майны барча халык бакчада казыну, бәрәңге утырту, яшелчәләр чәчү өчен көтеп ала. Май бәйрәмнәре халык арасында бәрәңге утырту вакыты буларак кереп калган. Әмма иртә яздан утыртып, җәй буе кадерле кунак кебек карасак та, бәрәңге уңышы мактанырлык түгел соңгы елларда. Бу аның утырту...
-
Иртәгә Кукмарада 11 градус җылы булачак
Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә, 4 майда, синоптиклар Кукмарада аязучан болытлы һава торышы фаразлый. Температура иртән +9, көндез +10, +11 градус тирәсендә тирбәләчәк. Һава торышы нинди булуга карамастан, кәефләрегез күтәренке, сау-сәламәт булыгыз.
-
Игътибар: “Хезмәт даны” газетасына язылу бәясе төшә!
Хөрмәтле газета укучылар! 11 майдан 21 майга кадәр газета-журналларга язылу декадасы игълан ителә. Ункөнлек дәвамында матбугат чараларына, шул исәптән "Хезмәт даны" газетасына быелның икенче яртыеллыгы өчен ташламалы бәядән язылырга мөмкин. Хәзер район газетасына 6 айга язылу бәясе 648 сум булса, декада чорында ул 596 сум 34 тиен булачак.
-
Кукмаралылар “Игътибар! Өлкән кеше юл аша чыга” дигән проектта катнашты (фото)
"Буыннан буынга. Юл иминлеге мәктәбе" гомумроссия конкурсы кысаларында "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә мөһим чара узды. Үзәк хезмәткәрләре, ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә, өлкәннәрне автомобиль юлларында иминлекне сакларга өйрәтте. ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов "Тылсым"да сәламәтлекләрен ныгытучылар белән әңгәмә уздырды, ә шоферларны юлларда аеруча сак һәм игътибарлы булырга чакырды. Чарада киемнәргә...
-
“Кыңгырау” бакчасында тәрбияләнүче Рөстәм Мөбарәкшин “Мин бит татар малае!” конкурсы җиңүчесе булды (фото)
Алабуга шәһәренең "Алтын балык" балалар бакчасында зур бәйге булып узды. Табигатьне саклау елы уңаеннан региональ күләмдә Алабуга, Мөслим, Кукмарада яшәүче һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче малайлар "Мин бит татар малае!" бәйгесендә көч сынаштылар. Финалга чыккан унбер конкурсант малайларыбыз җирәбә аркылы үзләренә чыгыш чиратын сайлап алдылар. Алар арасында безнең районның данын яклап...
-
9 Май - Җиңү көнен бәйрәм итү программасы
7.30-8.30 сәгатьтә 25 мотоциклчыдан торган байкерлар колоннасының Кукмара шәһәре буйлап тантаналы йөрүе. 9.00 сәгатьтә Кукмарадагы Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда җиңел атлетитка буенча эстафета. Яшь аермасы чикләнми, ике кыз, ике егет. 9.00-9.50 сәгатьтә - Кукмараның үзәк урамы буйлап механикалаштырылган һәм җәяүлеләр колоннасының, "Үлемсез полк" акциясендә катнашучыларның тантаналы төстә Җиңү паркына баруы....
-
Дога кылганда кулларны өскә күтәрергә ярыймы? (сорау-җавап)
Укучыбыз Эльмира кызыксына: «Күптән түгел бер китапта Аллаһы Тәгаләнең урыны күктә дип уйлау - дөрес түгел дигән сүзләр укыдым. Ә бит моңарчы дога кылганда, кулларны гел өскә күтәрә идем. Аңлатыгыз әле, болай эшләү дөресме, юкмы?" Сорауга Казан шәһәренең "Дин Ислам" мәчете мәхәлләсе имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Ибәтуллин җавап бирә: "Әссәләмүгәләйкүм вә...
-
Кукмарада “Үлемсез полк” акциясе узачак
9 Май көнне Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасында быел да Кукмарада "Үлемсез полк" акциясе уздырылачак. Әлеге акциягә район халкын актив кушылырга чакырабыз. Сугыш елларында илебез азатлыгы өчен соңгы тамчы канына кадәр көрәшкән әтиегез, бабагыз, туганнарыгызның фотосурәтен тотып сез дә чарада катнаша аласыз. "Үлемсез полк" акциясенең тантаналы йөреше район...
-
Өлкәннәр һәм "Тылсым"га йөрүчеләр Кукмара музее белән танышты
Лаеклы ялда булган пенсионерлар һәм "Тылсым"да сәламәтлекләрен ныгытучылар Кукмара төбәкне өйрәнү музеена экскурсиягә килде. Алар өчен район тарихына багышланган экскурсия үткәрелде.
-
70 яшендә дә кызлар башын әйләндерүче Фидан Гафаров шәхси проблемалары турында сөйләде (ИНТЕРВЬЮ)
Җырчы актерлар, гадәттә, мин - театр кешесе, эстрада минеке түгел, диләр. Татарстанның, Башкорстанның һәм Россиянең халык артисты Фидан Гафаров исә - театрда иң абруйлы артистларның берсе, эстрадада да аны уздыручылар сирәк. Өстәвенә 70 яшьлек артист әле бүген дә кызларның башын әйләндерә. Ул безгә театр проблемалары һәм шәхси мәсьәләләр хакында ачылып...
-
Трыш авылында “Йомырка җыю” бәйрәме узды (фото)
Балалар иртүк торып өйдән-өйгә кереп йомырка җыйдылар, аннан клуб каршына бәйрәм аланына җыелдылар. Бәйрәмгә олысы да, кечесе дә килеп, төрле уеннарда катнашып, күңелле ял итте. Йомырка тәгәрәтү, кашыкка йомырка салып йөгерү, "Ал кирәк, гөл кирәк" һәм башка бик күп төрле уеннар балаларга аеруча ошады. Бәйрәм барышында балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр....