“Ләйсән”дә зурлап Тукай туган көнен билгеләп үттеләр (фото)
Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган атналык кысаларында Кукмара бистәсе дүртенче номерлы "Ләйсән" балалар бакчасында күптөрле чаралар узды. Балалар бакчасында татар һәм рус телләрен яхшы беләләр. Әмма төп тел - татар теле. Туган тел бәйрәмендә дә катнашучы балаланың һәркайсы Тукай әсәрләрен саф татар телендә башкаруы белән сөендерде. Бәйрәм матур...
Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган атналык кысаларында Кукмара бистәсе дүртенче номерлы "Ләйсән" балалар бакчасында күптөрле чаралар узды.
Балалар бакчасында татар һәм рус телләрен яхшы беләләр. Әмма төп тел - татар теле. Туган тел бәйрәмендә дә катнашучы балаланың һәркайсы Тукай әсәрләрен саф татар телендә башкаруы белән сөендерде. Бәйрәм матур җырлар, сәхнәләштерелгән чыгышлар белән үрелеп барды. Шулай ук бәйрәмдә катнашучылар Габдулла Тукай иҗаты турында күп кенә файдалы мәгълүмат алдылар. Гузәлия Хаҗип кызы һәм Рүзилә Усман кызы эчтәлекле бәйрәм оештырдылар.
Кукмара районы үзәкләштерелгән китапханәчеләр системасы каршында "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Җиһаншина Зөмәрә Нихат кызы катнашында "Салават күпере" иҗат берләшмәсенең шигырь бәйрәме үтте. Биредәге тантанада тәрбияче Гөлназ Гали кызының иҗаты диплом белән бүләкләнде. Балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләребез Закирова Ильвина, Низамиева Алия Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләүләре өчен "Салават күпере" берләшмәсе исеменнән диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар тәрбияче апалары белән "Салават күпере" журналын укырга яраталар. "Салават күпере" игълан иткән "Без - Тукай оныклары" рәсем бәйгесендә зурлар төркемендә тәрбияләнүче Андреева Камила актив катнашты.Ул Габдулла Тукайның "Шүрәле" әкияте буенча рәсем ясаган иде.
Кукмара районы "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Җиһаншина Зөмәрә Нихат кызы татар балалар бакчасында алып барылган милли тәрбиягә уңай бәя бирде; коллективның төрле конкурсларда катнашып,матур нәтиҗәләргә ирешүен билгеләп үтте. Киләчәктә дә балаларга гореф-гадәтләребезне җиткерү өстендә эшне дәвам итәргә, телне саклауда ата-аналарны, әби-бабайларны актив катнаштырырга тәкъдим итте.
Шаһабиева Миләүшә Равил кызы, дүртенче номерлы "Ләйсән" балалар бакчасы мөдире
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев