Кукмаралылар “Игътибар! Өлкән кеше юл аша чыга” дигән проектта катнашты (фото)
"Буыннан буынга. Юл иминлеге мәктәбе" гомумроссия конкурсы кысаларында "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә мөһим чара узды. Үзәк хезмәткәрләре, ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә, өлкәннәрне автомобиль юлларында иминлекне сакларга өйрәтте. ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов "Тылсым"да сәламәтлекләрен ныгытучылар белән әңгәмә уздырды, ә шоферларны юлларда аеруча сак һәм игътибарлы булырга чакырды. Чарада киемнәргә...
"Буыннан буынга. Юл иминлеге мәктәбе" гомумроссия конкурсы кысаларында "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә мөһим чара узды. Үзәк хезмәткәрләре, ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә, өлкәннәрне автомобиль юлларында иминлекне сакларга өйрәтте.
ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов "Тылсым"да сәламәтлекләрен ныгытучылар белән әңгәмә уздырды, ә шоферларны юлларда аеруча сак һәм игътибарлы булырга чакырды. Чарада киемнәргә яктылыкны кире кайтаручы элементлар куюга аеруча басым ясалды. Өлкәннәргә беләзекләр таратылды.
"Игътибар! Өлкән кеше юл аша чыга" дигән проекттан да беркем читтә калмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев