2 июнь 2017 яңалыклары
-
Мәскәүдә кар яуган
Алдагы көннәрдә башкала регионында кискен җил һәм температураның +12 градус кына булуы көтелә.
-
Манзарас мәдәният йортында балаларны Халыкара яклау көне уңаеннан узган бәйрәмнән фоторепортаж
-
Кукмарада эшмәкәрләрнең җыелышы үткәрелде
Анда эшмәкәрлекне үстерүдә ярдәм итәрдәй программалар, актуаль мәсьәләләр каралды.
-
Бушлык калдырып китеп барды...
Ул берүзе өч кешене алмаштыра иде. Маңгайга бәреп әйткән сүзенә дә үпкәләп булмый, чөнки гадел, сүзен үлчәп әйтте. Продюсерлыкта - беренче, авторлыкта кабатланмас булды. Журналист, продюсер, җырлар авторы, мөхәррир Илфак Шиһапов белән хушлашуга җыелышкан каләм әһелләре, җырчылар үзара әнә шулай сөйләштеләр. Хушлашу "Шәһри Казан" редакциясендә узды. Журналистикадан читләшкән Илфакны кабат...
-
Элвин Грей тамашачыларыннан тәрәзә аша чыгып качкан (видео)
Уйламаган хәл: Элвин Грей Казандагы концерты тәмамлангач, тамашачыларыннан тәрәзә аша чыгып качкан. 29 май көнне була бу хәл. Интернетта әлеге видео зур бәхәс уятты: күпләр Элвин Грейның бу адымын тамашачыны хөрмәт итмәү, ихтирамсызлык итеп бәяләгән, дип яза ProUfu.ru. Ә сезнең фикерегез ничек? http://matbugat.ru
-
Өлге авылында асфальтта рәсем ясадылар (фото)
Өлге авылында 1 июнь - Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан, "Эх, ямьле син, балачагым" дигән асфальтта рәсем ясау конкурсы оештырылды. Максаты: яшь талантлар барлау һәм сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү. Балалар чын рәссамнар шикелле асфальтка сурәт төшерделәр. Акбур белән ясаган рәсемнәрдә - аларның гаиләләре, дуслары, яраткан уеннары, җәй бизәкләре һәм, әлбәттә, тынычлыкны...
-
Вахит авылында күңелле бәйрәм булды (фоторепортаж)
Вахит авылы мәдәният йортында Балаларны халыкара яклау коне уңаеннан, Вахит авылы башлангыч мәктәбе көче белән әзерләнгән концерт булды һәм 4нче сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе узды. Әлеге бәйрәмдә алар тамашачыларга матур җырлар, дәртле биюләр, шигъри мизгеллэр бүләк иттеләр, кызыклы күренешләр күрсәттеләр. Тамашачылар рәхәтләнеп ял иттеләр, мәктәп коллективының чыгышлары мул алкышларга күмелде.
-
Татарстан инвестицион климат буенча рейтингта Россия субъектлары арасында беренче урында
Татарстан Республикасы янә үз өстенлеген саклап калды, икенче урында Чуваш Республикасы, өченчедә - Мәскәү.
-
Кукмараның кыр батырлары менә кемнәр (исемлек)
22- 28 майга Чәчүдә, уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруда, бәрәңге утыртуда катнашучы алдынгы тракторчы-машинистлар (норма/смена): "Тойма" җәмгыятеннән Гыйльмулла Шаһинуров (МТЗ-1221) - 14,8. "Әсәнбаш-Агро" җәмгыятеннән Владимир Валеев (МТЗ-82) - 12,7. Вахитов исемендәге хуҗалыктан Сергей Иванов (МТЗ-82) - 12,5. Чәчүлек җирләрен әзерләүдә катнашучы алдынгы тракторчы-машинистлар (норма/смена): "Тойма" җәмгыятеннән Хәлил Мөхәммәтдинов (МТЗ-1523) -...
-
Кукмаралыларга Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде
Республиканың җиңел сәнәгать тармагын үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен "Кукмара киез итек-киез комбинаты" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Әхмәтшин Шамил Михәйдәр улына, генераль директорның финанс мәсьәләләре буенча урынбасары Шәрипова Лалә Шамил кызына, бухгалтер Хөснетдинова Илгазия Мәхмүт кызына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде.
-
Газетага языл һәм бүләк от
Район газетасына язылу төгәлләнергә бер айдан ким вакыт калып бара. Шушы вакыт эчендә, ягъни 1 июньнән 24 июньгә кадәр "Хезмәт даны" газетасына язылучылар арасында яңа акция игълан итәбез һәм абунәчеләр арасында 3 бүләк уйнатабыз. Бүләкләр: - 10 каз бәбкәсе; - 15 үрдәк бәбкәсе; - 25 килограммлы бер капчык катнаш азык....
-
Кукмаралыларга мактаулы исемнәр бирелде
Республикада җиңел сәнәгатьне үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен "Кукмара киез итек-киез комбинаты" ачык акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре: йон эшкәртү цехы мастеры Фәйзрахманова Флүзә Мифтахетдин кызына, йон тетү машинасы операторы Якупова Зәлилә Самат кызына "Татарстан Республикасының атказанган җиңел сәнәгать хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.
-
Билгесез мәетне ачыклауда ярдәм итүегез сорала
Район эчке эшләр бүлеге тарафыннан билгесез, скелетка әйләнгән мәетнең шәхесе ачыклана.