Бушлык калдырып китеп барды...
Ул берүзе өч кешене алмаштыра иде. Маңгайга бәреп әйткән сүзенә дә үпкәләп булмый, чөнки гадел, сүзен үлчәп әйтте. Продюсерлыкта - беренче, авторлыкта кабатланмас булды. Журналист, продюсер, җырлар авторы, мөхәррир Илфак Шиһапов белән хушлашуга җыелышкан каләм әһелләре, җырчылар үзара әнә шулай сөйләштеләр. Хушлашу "Шәһри Казан" редакциясендә узды. Журналистикадан читләшкән Илфакны кабат...
Ул берүзе өч кешене алмаштыра иде. Маңгайга бәреп әйткән сүзенә дә үпкәләп булмый, чөнки гадел, сүзен үлчәп әйтте. Продюсерлыкта - беренче, авторлыкта кабатланмас булды. Журналист, продюсер, җырлар авторы, мөхәррир Илфак Шиһапов белән хушлашуга җыелышкан каләм әһелләре, җырчылар үзара әнә шулай сөйләштеләр.
Хушлашу "Шәһри Казан" редакциясендә узды. Журналистикадан читләшкән Илфакны кабат язарга нәкъ менә шушы редакциядә күндергәннәр. Басманың баш мөхәррире Гөлнара Сабирова аны дустым, абыем дип атады. Исән чакта мактаулы исемнәр бирә алмадык, син аңа мохтаҗ да түгел идең, Шиһапов дигән фамилияң үзе дәрәҗә иде, диде:
- Нинди генә өлкәгә караган сорау булмасын - тарихмы ул, сәясәтме, икътисадмы, әдәбиятмы, сәнгатьме - барысына да җавабың бар һәм төгәл, фактлар белән дәлилләнгән иде. Андыйлар күп булмый. Нинди генә тармакта иҗат итсәң дә, син йә елаттың, йә көлдердең, йә ачу чыгарлык иттең - әмма берәүне дә битараф калдырмадың. Бу синең иң зур сәләтең иде - битараф калдырмау! Ялгышларың күп булды, аларны без дә, син дә бик яхшы беләбез. Әле 18 май көнне генә соңгы тапкыр күзгә-күз карап сөйләшеп утырганда да аларны үзең таныдың, төзәтергә теләдең... Өлгермәдең шул...
Аны белгән кешеләр, Илфак эшләренә нокта куеп, бакыйлыкка әзерләнгән икән, дип тә нәтиҗә чыгаралар. Колхоз базары янындагы китап кибетен ябуны, җырчылар белән арасын өзүне шулай акларга тырышалар. Ни булса, шул булган. Кая ашкынганын, нәрсәләр уйлаганын, соңгы көннәрендә ничек яшәгәнен ул үзе генә белә һәм бу серне кеше күзе, кеше сүзе җитмәс җирләргә алып китте. Ә кешеләр галәмендә Илфак дигән шәхес урынында бер ак тап, бушлык барлыкка килде. Аны якын иткән, Буа драма театры җитәкчесе Раил Садриев та әнә шул фикердә:
- Кеше килә, кеше китә... Менә шул килеп китү арасында ниндидер гамәлләр кыла. Илфакның кылган гамәлләре ике-өч кешенең гомеренә җитәрлек булды. Кемдер 27 яшендә китә, кемдер - 49, кемдер 89 яшендә фани дөнья белән хушлаша. Сабак елларның күп булуыннан саналмый, көннәрең тулы булганмы, иҗат белән шөгыльләнгәнме, игелек кылганмы - кеше гомере шуларга карый. Илфак тулы канлы тормыш белән яшәде. Әгәр кешенең сулый торган һавасы, эшли торган эше, эчә торган суы бетсә, аның җаны бәргәләнә башлый, китү юлын эзли. Илфак та китеп барды... Ул тормышның нинди генә өлкәсенә алынса да, татарның бер гаскәре кебек килеп керә иде. Продюсерлык юнәлешен күтәрде, композитор буларак яңа юнәлеш булдырды. Шигырьләре беркемне дә битараф калдырмады. Аның китүе - моннан соң да фанилыкта яшәвенә этәргеч булачак. Ул легенда булып калачак. Нишлисең, беркем дә мәңгелеккә килмәгән, шулай булгач, килү белән китү арасында мәгънәле эшләр эшләп калдырырга кирәк.
Соңгы вакытта үз эченә йомылды, диючеләр дә булды. Журналист, "Безнең гәҗит" газетасы баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов, бөтен кешенең зарын тыңлады, ярдәмчел булды, ләкин без аның эчендә ни барын белеп бетермәгәнбез, үзен сөйләтмәгәнбез икән, дигән нәтиҗә ясады. Гафу ит безне, Илфак, бәхил бул, дигән сүзләре җыелган халыкның барысының да күңелендә яткан сүзләр иде.
Аны соңгы юлга озатырга халык күп җыелган һәм бер генә очраклы кеше дә юк, ул һәрберсенең тормышына ниндидер дәрәҗәдә кагылган, һич югы иҗаты белән дулкынландырган иде. Мәрхүмне җирләргә туган ягы - Лениногорск районының Иштирәк авылына озаткач та, халык таралырга ашыкмады. Илфак белән бәйле матур хатирәләрне искә алырга тырыштылар. Язучы, юмор остасы Алмаз Хәмзин, бергә эшли башлаган идек, дип искә алды:
- Илфак, концертлар белән бергә йөрик, Илсөяне сәхнәгә чыгарыйк әле, дип килгән иде, шуннан эшләп киттек. Аларның үз юнәлешләре бар, алар үзенчәлекле иде, шуңа күрә халык күңеленә ачкычны тиз таптылар. Башта ук, үз йөзегез бар, үзегез генә эшләсәгез дә тиз алдырып китәчәксез, дидем. Ул бит бик әйбәт продюсер, хәтта ки татарда беренче продюсер булды. Нечкә сатира иясе, шәп юморист иде. Теләсә кайсы кеше белән уртак телне тиз таба белде. Яхшы журналист та иде. Аның үткен күзе талантлы кешене тиз таный, аларга юнәлеш бирә белә иде. Аңа ихтирамым зур булды.
Илфак нинди генә юнәлешләргә алынып карамады. Аларның күбесе бәхәсле, ләкин телгә кергән эшләр булды. Илсөя Бәдретдинованы таныткан "Алсу", "Президентка хат" кебек җырлар, "Алтын Урда", хитка әверелгән "Торып бас" җырлары бик озак яңгырар. Чөнки сүзләре ихлас, әйткәне хак, юраганы рас иде.
Кичә Илфак Шиһапов үз үлеме белән үлгән дигән рәсми хәбәр дә килеп иреште. Ләкин бу хәбәр югалту ачыларын баса алмас шул.
"Ватаным Татарстан" газетасы әнисе Асия Шиһапованың, балаларының, якыннарының авыр кайгысын уртаклаша, сабырлык тели. Соңгы юлга дога кылып озаткан Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдиннең, эшләгән эшләрең үзеңә яхшылык булып барсын, дигән сүзләре фәрештәләрнең "Амин" дигән чагына туры килсен иде. Кызы Зәринәнең: "Ул минем әти иде, без синең белән горурланабыз!"- дип елап, ачыргаланып әйткән сүзләре колакта бик озак яңгырар инде.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев