1 март 2017 яңалыклары
-
Ана капиталы программасының кайчанга кадәр гамәлдә булачагы ачыкланды
Ана капиталы турындагы закон гамәлгә ашырыла башлаганга 10 ел булган. Бу уңайдан "Татар-информ" агентлыгында Россия Пенсия фондының Татарстандагы социаль түләүләр буенча бүлекчәсе җитәкчесе Гөлсинә Сабирова ана капиталына кагылышлы сорауларга җавап бирде. Ана капиталы барлыкка килгәннән бирле республикада туучылар саны якынча 10 процентка арткан. Ун ел эчендә әлеге дәүләт сертификатын барлыгы...
-
Күрдегезме: Алинә Сафиуллина белән Эльвира Хамматова сәхнәдә талашты!
Казанда эстраданың популяр җырчылары Алинә Сафиуллина белән Эльвира Хамматованың "Ике килен 2" концерты узды. Бу гади генә концерт түгел, тамашаның үзенчәлеге шунда: биредә гаилә мөнәсәбәтләре, аерылышу кебек катлаулы, мөһим һәм актуаль тема күтәрелде. Шуңа да концертка килгән тамашачы бер елады, бер көлде... Алинә белән Эльвира сәхнәдә килендәшләр ролен уйнадылар. Иреннән...
-
Иртәгә Кукмарада "Туган авылым" комплексы мәчете имамы Илнар хәзрәт Зиннатуллин вәгазе була
2 мартта Кукмара Үзәк мәчетендә вәгазь кичәсе үткәрелә. Вәгазьче - Казан шәһәренең "Туган авылым" комплексы мәчете имамы Илнар хәзрәт Зиннатуллин. Башлана 19.00 сәгаттә. Рәхим итегез!
-
Социаль пенсияләр артачак - министрлык
1 апрельдән социаль пенсияләр 1,5 процентка артачак. Бу хакта федераль порталда хөкүмәт карары проекты урнаштырылган. Документ Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан әзерләнгән, дип яза "Российская газета". Дәүләт статистика федераль хезмәте пенсионерларның узган елгы яшәү минимумын исәпләп чыгарган. Ә социаль пенсия картлык буенча иминият пенсиясе кебек индексацияләнми, ул пенсионерның...
-
Ашыгыч ярдәм машинасын үткәрмәгән өчен - 30 мең сум штраф
Бу хакта Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Сочида узган Россия инвестиция форумы кулуарында белдерде. (Казан, "Татар-информ"). "Без ашыгыч ярдәмне үткәреп җибәрмәгән очракта җәзаны катгыйландыру закон проектын әерләдек. Ягъни бу исерек килеш рульгә утыруга тиңләнәчәк" - дип хәбәр иткән Вероника Скворцова. Бу хакта Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Вероника...
-
Салкын көннәр мартка күчә
Әле генә салкыннар иде, ә атна башында җылытты. Яз исе килә башлады! Синоптиклар фаразлавынча, әле берничә көн яңгырлы кар, буран, бозлавык булачак. Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев, яз килде дип куанырга иртә, бураннар алда әле, ди. "Февраль аенда кинәт кенә җылыту куандырмый. Уңыш күп булыр, Аллаһы боерса. Әмма урак өстендә көннәр...
-
«Татфондбанк»ның 142 меңнән артык кертемчесе иминият түләүләрен алды
Хәзерге вакытка түләнгән гомуми иминият суммасы 43,1 миллиард сум тәшкил итә. (Казан, 1 март, «Татар-информ»). «Татфондбанк» җәмгыятенең 142 меңнән артык кертемчесе Иминият кертемнәре агентлыгыннан түләүләр алды. 2017 елның 28 февраленә түләнгән гомуми иминият суммасы 43,1 млрд. сумны тәшкил иттте. Гомуми суммадан түләнгән өлеш - 93,1 процент. Түләүләр Саклык банкы, ВТБ24,...
-
Райондашларыбыз Дәүләт статистика федераль хезмәте медале белән бүләкләнделәр
Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алу кампаниясен үткәрүдәге хезмәтләре өчен район башлыгы Сергей Димитриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рафак Хәлиуллин, район финанс-бюджет палатасы рәисе Илнур Сәмигуллин, "Хезмәт даны" газетасының баш мөхәррире Гөлгенә Шәриповалар Дәүләт статистика федераль хезмәте медале белән бүләкләнделәр.
-
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов юбилеен билгеләп үтә
2010 елның 25 мартыннан Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Татарстан Президенты вазифасын башкара. (Казан, 1 март, «Татар-информ»). Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 1957 елның 1 мартында ТАССРның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туа. 1978 елда «Авыл хуҗалыгын механизацияләү» белгечлеге буенча Казанда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын, ә 1986 елда «Товар белеме...
-
Район башлыгы Сергей Димитриев: “Халык белән бергә эшләгәндә генә алда торган бурычларны башкарып чыга алачакбыз”
- Халыкның безне аңлавы, кирәк чакта ярдәмгә килүе нәтиҗәсендә генә зур эшләр башкара алабыз. Паркларны, Нурминкә ярын төзекләндергәндә күп предприятие-оешмаларда эшләүчеләрнең булышлыгын тойдык. Районда "Без бергә" дигән иганәчелек фонды оештырылган иде, аңа җыелган кертемнәр хисабына поселокта чиркәүне һәм үзәк мәчетне төзекләндерә алдык. Нинди генә эшкә тотынсак та, нинди генә бәйрәмнәр,...