Ашыгыч ярдәм машинасын үткәрмәгән өчен - 30 мең сум штраф
Бу хакта Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Сочида узган Россия инвестиция форумы кулуарында белдерде. (Казан, "Татар-информ"). "Без ашыгыч ярдәмне үткәреп җибәрмәгән очракта җәзаны катгыйландыру закон проектын әерләдек. Ягъни бу исерек килеш рульгә утыруга тиңләнәчәк" - дип хәбәр иткән Вероника Скворцова. Бу хакта Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Вероника...
Бу хакта Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Сочида узган Россия инвестиция форумы кулуарында белдерде.
(Казан, "Татар-информ"). "Без ашыгыч ярдәмне үткәреп җибәрмәгән очракта җәзаны катгыйландыру закон проектын әерләдек. Ягъни бу исерек килеш рульгә утыруга тиңләнәчәк" - дип хәбәр иткән Вероника Скворцова. Бу хакта Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Сочида узган Россия инвестиция форумы кулуарында белдерде, дип яза "ТАСС".
Скворцова сүзләренчә, бу закон проекты белән җәзаны катгыйлату, машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү, шулай ук штрафның күләмен зурайту тәкъдим ителә.
"Бу чынбарлыкта машина йөртү таныклыгыннан бер елдан ел ярымга кадәр мәхрум итүгә китерәчәк", - диде ул. Сәламәтлек саклау министрлыгы исә штрафның күләмен 30 мең сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итә.
"Бу чара бөтенесен дә акылга утыртыр дип өметләнәбез. Ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасының юлын каплау турында күп сөйләнелә. Әмма мондый очраклар хәзер генә артты дигән сүз түгел", - дип өстәде Скворцова. "Мин беренче шәһәр реанимациясендә эшләгән чакта, 1993 ел иде, ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы безнең белән бер организм кебек, мондый күңелсез хәлләр ул вакытларда да күзәтелде", - диде министр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев