Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Салкын көннәр мартка күчә

Әле генә салкыннар иде, ә атна башында җылытты. Яз исе килә башлады! Синоптиклар фаразлавынча, әле берничә көн яңгырлы кар, буран, бозлавык булачак. Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев, яз килде дип куанырга иртә, бураннар алда әле, ди. "Февраль аенда кинәт кенә җы­лыту куандырмый. Уңыш күп булыр, Аллаһы боерса. Әмма урак өстендә көннәр...

Әле генә салкыннар иде, ә атна башында җылытты. Яз исе килә башлады! Синоптиклар фаразлавынча, әле берничә көн яңгырлы кар, буран, бозлавык булачак.

Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев, яз килде дип куанырга иртә, бураннар алда әле, ди. "Февраль аенда кинәт кенә җы­лыту куандырмый. Уңыш күп булыр, Аллаһы боерса. Әмма урак өстендә көннәр бозылырга, җил-давыл чыгарга, боз, кырау төшәргә, яңгыр яварга мөмкин.

Быелгы һава торышы 1989 елга туры килә. Ул вакытта да февраль тәмам­ланмыйча җылыткан иде. Әмма бер җылытыр да, тагын салкынайтыр. Салкын көн­нәр мартка күчә булып чыга. Бүгенге җылытулар каз-үр­дәкләрне котыртып алу гына. Тиздән яз, йомырка чыгарырга әзерләнә башларга кирәк дигәннең билгесе ул. Мартта бураннар булачак", - ди Әмир абый.

"Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев