Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Район башлыгы Сергей Димитриев: “Халык белән бергә эшләгәндә генә алда торган бурычларны башкарып чыга алачакбыз”

- Халыкның безне аңлавы, кирәк чакта ярдәмгә килүе нәтиҗәсендә генә зур эшләр башкара алабыз. Паркларны, Нурминкә ярын төзекләндергәндә күп предприятие-оешмаларда эшләүчеләрнең булышлыгын тойдык. Районда "Без бергә" дигән иганәчелек фонды оештырылган иде, аңа җыелган кертемнәр хисабына поселокта чиркәүне һәм үзәк мәчетне төзекләндерә алдык. Нинди генә эшкә тотынсак та, нинди генә бәйрәмнәр,...

- Халыкның безне аңлавы, кирәк чакта ярдәмгә килүе нәтиҗәсендә генә зур эшләр башкара алабыз. Паркларны, Нурминкә ярын төзекләндергәндә күп предприятие-оешмаларда эшләүчеләрнең булышлыгын тойдык. Районда "Без бергә" дигән иганәчелек фонды оештырылган иде, аңа җыелган кертемнәр хисабына поселокта чиркәүне һәм үзәк мәчетне төзекләндерә алдык. Нинди генә эшкә тотынсак та, нинди генә бәйрәмнәр, спорт, мәдәният чаралары оештырсак та, без һәрвакыт матди ярдәм күрсәтүче предприятие җитәкчеләренә, эшмәкәрләргә таянабыз. Форсаттан файдаланып, аларның барысына да рәхмәтемне белдерәм. Һәр җирлектә үзара салым акчаларына да күп эшләр башкарылды. Өч ел эчендә халыктан 25 миллион сумнан күбрәк акча җыелып, республикадан өстәмә 102 миллион сум бирелде. Хәзерге вакытта 2017 ел өчен үзара салым акчаларын җыю бара. Кукмаралылар монда да бердәм булырлар дип ышанабыз. Узган елның 20 ноябрендә узган тавыш бирүдә дә халыкның бердәмлеге чагылды: поселокта яшәүчеләрнең күбесе аны шәһәр итеп үзгәртүне яклап чыкты. Бу мәсьәлә якын арада Татарстан Дәүләт Советы утырышында каралганнан соң, Кукмарабыз шәһәр статусы алачак. Узган ел районда 668 сабый дөньяга килеп, табигый үсеш 70 кеше булган икән, димәк, киләчәгебез бар, төбәгебез яшәрә, үсә дигән сүз. Тырыш, һөнәрле, һәр яңалыкны тиз арада эләктереп алучан халык яшәгән Кукмарабыз чын мәгънәсендә муллык утравы булырга тиеш. Моның өчен һәрберебезгә елның бер генә көне дә заяга үтмәслек итеп яшәргә, эшләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев