1 февраль 2017 яңалыклары
-
Илфак Шиһапов: Илсөя Бәдретдинованың минем җырларны җырларга хакы юк!
Илфак Шиһаповның Илсөя Бәдретдинова тарафыннан башкарылган җырлары башка артистларга таратыла башлады. Декабрь аенда җырчы яңа концерт программасын әзерләве, әлеге программада Илфак Шиһаповның бер генә җыры да кулланылмаячагы хакында белдерү ясаган иде. Соңрак, Шиһапов әлеге җырларны социаль челтәрдән алып атачак икән дигән имеш-мимешләр таралды. "Минем җырларны җырламау - Илсөя карары" Халык:...
-
Байлангар клубында файдалы очрашу узды
Байлангар мәдәният йортында "Туган ягыбыз тарихы" дигән исем астында туган төбәгебез, аның күренекле шәхесләре белән танышу сәгате узды. Әлеге очрашуда авыл тарихын барлап, аны китап итеп чыгару өчен бар тырышлыгын куючы хезмәт ветераны Ярмиев Рафаэль Камал улы китапта урын алачак материллар белән таныштырып чыкты, дип яза "Наш Кукмор".
-
Пычак җирлеге башлыгы Габделфәт Нәфыйков: “Һәр эшебез халык өчен”
Өч авылны берләштерүче Пычак авыл җирлеге соңгы елларда аеруча үзгәрде, төзекләнде. Узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган җыенда җирлек башлыгы Габделфәт Нәфыйковның халыкның тормыш-көнкүреше, авылларда башкарылган эшләр турында зур горурлык белән сөйләвен сөенеп кабул иттек. Әйе, хезмәтең күзгә күренгәч, халык алдына чыгыш ясау үзе бер күңелле шул ул... -Арпаяз, Пычак, Әсән-Елга...
-
Игътибар! Район газетасы “Бу Кукмарага килешми” дигән проект игълан итә
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысаларында район газетасы "Бу Кукмарага килешми" дигән проект тәкъдим итә. Анда катнашу өчен районыбыздагы ташландык, чүпле, җыештырылмаган урыннарны фотога төшереп, редакциягә юллавыгыз сорала. Ел төгәлләнгәндә проектка йомгак ясалып, иң актив хәбәрчеләрне бүләкләү көтелә. Фоторәсемнәрне hezmat_dani@mail.ru электрон адресына яки 89655888688 WhatsApp (ватсап) номерына...
-
Сау-сәламәт яшик
Урам буйлап тәмәке тартып баручыны очратсам, сәерсенеп калам. Бу бит искелек калдыгы. Тормышын яңача корырга омтылучы болай эшләргә һәм яшәргә тиеш түгел! Ул бит үз сәламәтлегенә зыян сала. Көненә бер генә кап тәмәке тарткан очракта да, гаилә бюджетын елына 35000 сумга киметә, яшь буынга тискәре йогынты ясый, тәмәке көйрәтеп алу...
-
Арча районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе эшеннән алына
Хәзерге вакытта җитәкче вазифасын урынбасары башкарып тора. (Казан, 1 февраль, "Татар-информ"). Казан Юл-патруль хезмәте полкы командиры Алексей Устюгов һәм Арча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Илдар Нотфуллин эшеннән алыначак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентылыгына Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсендә хәбәр иттеләр. 31 гыйнвар көнне республика Эчке эшләр...
-
Район газетасына алдан язылу игълан ителә
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2017 елның икенче яртыеллыгы өчен район газетасына 1 февральдән 31 мартка кадәр алдан язылу игълан ителә. Бу чорда аңа 620 сум 70 тиеннән, ә оешмалар 710 сум 70 тиеннән язылап ала. Апрель аенда подписка бәяләренең артуы көтелә. Газетага арзанрак бәядән язылып калыйк, быелның икенче яртысында да бергә...
-
Салават: "Мин кеше үтермәдем, берәүне дә таламадым, кредит алмадым. Ни өчен минем репутациягә зыян килергә тиеш?"
"Банк Казани"ның Салават Фәтхетдиновны судка бирүе турында язган идек. Кредит оешмасы җырчыны 13 млн сум бурычын түләмәгәне өчен банкрот дип танытырга тырыша. Салават Фәтхетдинов кредитны үзе алмаган, ә бер кешенең поручителе булып барган. Мондый поручительләр берничә булган, хәзер һәркайсы банк алдында бурычлы. "Вечерняя Казань" журналисты җырчыга шалтыратып кредит алучының исемен...
-
Кукмара Үзәк мәчетендә вәгазь кичәсе үткәрелә
2 февральдә Кукмара Үзәк мәчетендә "Мөселманнар җыены" кысаларында вәгазь кичәсе үткәрелә. Анда Балтач бистәсенең Үзәк мәчете имамы Рамил хәзрәт Бикбаев катнашуы көтелә. Башлана 19.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!
-
Пенсияләр артты
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре һәм иминият пенсиясенә билгеләнгән түләүләре (база өлеше), аерым категория гражданнарга (барлык инвалидлар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, һәлак булган (вафат булган) сугыш инвалидларының гаилә әгъзалары, Бөек Ватан сугышында катнашканнар һәм сугыш хәрәкәте ветераннары, радиацияле һәм башка техноген һәлакәтләр йогынтысына дучар булган гражданнар) ай саен бирелә...
-
Кукмаралылар WorldSkills стандартлары буенча төбәк чемпионатында катнаша
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Бүген Казанда "Яшь һөнәрчеләр" (WorldSkills) стандартлары буенча төбәк чемпионаты башланып китте. Укучылар һәм студентлар юл төзүчеләр, гадәттән тыш хәлләр, медицина, лазер һәм робот техникалары, ташчылар, басма технологияләр һәм башка юнәлешләр буенча көч сынашачак. Эшче һөнәрләр чемпионатында Лубян урман-техник көллиятеннән ике команда "Ландшафт дизайны" компетентлыгы буенча катнаша. Кукмара...