1 февраль 2016 яңалыклары
-
Коточкыч саннар: гыйнвар аенда авариядә 33 кеше үлгән
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, гыйнвар аенда республикада 341 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 33 кешенең гомере өзелгән, 448 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. 29 гыйнварда, сәгать 9.20дә Казан-Оренбург юлының 48нче чакрымында юл һәлакәте була. Алдан фаразлар буенча, 1997 елгы ВАЗ-2109 автомобиле шоферы юл йөрү...
-
Кукмараның полиция хезмәткәрләре аккумулятор урлаучыларны тоткарлаган
26 гыйнварга каршы төндә Лубян авылында билгесез затлар КамАЗ машинасының аккумулятор батареяларын урлыйлар. Район эчке эшләр бүлегенең полиция хезмәткәрләре тарафыннан оператив-тикшерү чаралары уздырганнан соң, каракларның Киров өлкәсе территориясендә яшәүче чегәннәр булуы ачыклана. Караклар тотыла, аккумулятор хуҗасына кайтарыла. Әлеге факт буенча РФ ҖКның 158 маддәсе, 2 бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды,...
-
Зур Сәрдектә студентлар концерт куйган (+Фотолар)
Зур Сәрдек мәдәният йортында авыл җирлеге студентлары көче белән "Исәнме, Туган як!" дигән зур концерт куелды. Концертта катнашкан егет-кызларга укуларында уңышлар, бәхетле киләчәк телибез. Афәрин, яшьләр! Рәмзия ХӨСӘЕНОВА хәбәре һәм фотолары
-
Иркә радиода эшли башлаган
Популяр җырчы Иркәнең холкы шундый: бер урында таптанырга яратмый, һаман эзләнүдә, үз-үзен үстерүдә. Кайсы эшкә алынса да, җиренә җиткереп башкарып чыга. Бу арада Иркә яңа һөнәр үзләштерү белән мәшгуль. Ул "Татар радиосы"на ди-джей булып эшкә кергән. Җырчы Айрат Ильясов белән икәү "Хәерле иртә, Австралия!" тапшыруын алып бара. - Шундый тәкъдим...
-
Бертуган Комаровлар тукталышында кассир булып эшләүче Вәсилә Фазлеевадан җылылык бөркелеп тора
Казанга укырга йөргән вакытларда Бертуган Комаровлар тукталышыннан күп тапкырлар электр поездына утырып китәргә туры килде. Авылдан килүчеләргә бигрәк тә уңайлы бит, билетын да шунда гына сатып аласың. Кечкенә генә әлеге билет сату бинасы ниндидер караңгы, күңелсез урын булып тоела иде, ялгышканмын икән. Бинаның эче дә бик якты, анда кассир булып...
-
Китапханә яңалыклары
Туембаш авылы китапханәчесе Ландыш Галимҗанова, урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен, "Ленинград шәһәрендә блокада тар-мар ителү" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Укучылар әлеге темага багышланган презентация карап, үз фикерләре белән уртаклашты. Аш-Буҗи авылы китапханәчесе Алсу Ярмиева, башлангыч сыйныф укучылары өчен, "Ленинград блокадасы" дип исемләнгән темага әңгәмә уздырды. Балаларга авыр сугыш еллары, "Ленинград...
-
Исерек әби ике айлык оныгын чүп чиләгенә ыргыткан
Казанда оныгын үтермәкче булган әби кешегә карата хөкем карары чыгарылды. Суд аны 9 елга ирегеннән мәхрүм итте. 51 яшьлек Рузалия Гайнуллина суд тарафыннан гаепле дип табылды. Ул Россия Җинаять кодексының 30 нчы маддәсе 3 нче бүлеге, 105 нче маддәсе 2 нче бүлеге "в" һәм "д" пунктларына туры килгән җинаять кылган....
-
Әнидән барыбер эләкте (балачак истәлеге)
Балачакта җәйге каникулларны көтеп ала идек. Туешта Кәбир тыкрыгыннан, хәзерге "Фатыйма" сәламәтләндерү үзәге каршыннан инеш буена төшеп, су коенып, яр буенда җиләкләр җыеп, вакытны шунда уйнап үткәрә идек. Бервакыт кызлар - бер җирдәрәк, малайлар икенче урындарак су коенып ятабыз. Миннән өч яшькә олырак абыем кычкырды:"Илсөяр, әйдә, чык судан, йөгер. Әнә,...
-
Югары Чура, Лельвиж җирлекләрендә халык җыеннары үтте (+Фотолар)
Халык белән очрашып сөйләшү җирле үзидарә органнарының 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Анда район башлыгы Сергей Димитриев һәм төрле тармак җитәкчеләре катнашты.